Нигәдер 5000 сум акча күренми

11.01.2017 08:32 | Төрлесе Принтерга

Нигәдер 5000 сум акча күренми
2017 елда 1 январьдан башлап һәр пенсионерга 5000 сум акча бирелү турында   бик күп тапкырлар язып чыктыгыз. Пенсия килде, Сез ышандырган акчасы гына күренми, дип шалтыраталар безгә.
Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Россия  Пенсия Фондыныӊ Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Гәбделнур Нотфуллин белән элемтәгә кердек. Аныӊ сүзләре буенча, «бер тапкыр бирелә торган бу акча 13 январьдан  28 январьга кадәр өләшенәчәк. Пенсияләрен 13 январьдан алучыларга ул пенсия белән бергә биреләчәк, ә инде 3 январьдан 13 кадәр пенсия акчасы килгән булса, бу очракта аларга аерым биреләчәк, борчылырга урын юк».
 
Фото: 1tulatv.ru


Баш мөхәррир


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту