Яшь гвардиячеләрдән изге эш (фото)

10.01.2017 19:41 | Мәгариф Принтерга

Яшь гвардиячеләрдән изге эш (фото)
Балтач урта мәктәбенең яшь гвардиячеләре әфганчылар һәйкәлен кардан чистартты.
Балтач урта мәктәбе укучылары районда нинди генә чара булмасын гел активлык күрсәтә. Күңел ачу чарасымы ул, изгелек эшләүме алар гел алгы сызыкта. Күптән түгел алар әфганчылар һәйкәлен кардан чистартты. Кемдер кушканга түгел, үзләре белеп, үз теләкләре белән.

– Ватанпәрвәрлек шушы гади генә хезмәттән башлана инде ул. Патриотлар тәрбиялибез, моны эшлибез, тегене оештырабыз, дип кычкырып йөрисе юк. Гади хезмәт аша сиздерми генә тәрбияләргә кирәк ул хисне, – ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закирова.
 


Гөлзидә Газизуллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту