Сезгә нинди ипи кирәк? Чүпрәлеме, чүпрәсезме?!

11.01.2017 15:43 | Төрлесе Принтерга

Сезгә нинди ипи кирәк? Чүпрәлеме, чүпрәсезме?!
Район кибетләренең берсендә сатучы шундый сорау биргәч, һич югалып калмыйча, чүпрәсезе  дип  җавап бирдем. Чөнки чүпрә файдалы түгел, хәзергесе бигрәк тә.
– Балалар да яратып ашый, дип мактый-мактый сата кибетче. Чыннан да, тәмле. Шуңа да озак тормый, алып бетерәләрдер инде. Шәхси хуҗалыкта пешерелгән икмәк башкача шул, йорт мичендә пешерсәләр, тагын да тәмле булыр иде әле! Кем белә, бәлки әле тора-бара “Сезгә нинди ипи кирәк, мичнекеме?.. дип тә сорый башларлар... Бәясеме? Бәясе авыл икмәгенеке кебек 23-24 сум түгел, 32 сум.

 


Зөлфия Шакирова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту