Максатларга юл ярып...

18.06.2013 09:22 | Мәдәният Принтерга

Бүген максатым аларны күкләргә чөеп мактау түгел, ә бары Балтач кинооешмасы коллективының тырышлыгы, эзләнүе нәтиҗәсендә зур уңышларга ирешүе хакында бәян итү.

Нәкъ менә биш ел элек рус киносына 100 ел тулу уңаеннан, район мәдәният йортында зур бәйрәм оештырылган иде. Заманында Әмин Йосыпов, Мөбарәк Галиев, Габделфәрт Зәкиев, Нурулла Галиев җитәкләгән кинооешмасының авыр еллардан соң кабат тернәкләнә башлаган вакытлары иде ул. Шушы вакыт эчендә коллектив нинди үгәрешләр кичергән, бурыч-максатлар акланганмы? Сорауларга җавап табу нияте мине күчмә кинооешмасына алып килде.


Халыкның сериаллар белән җенләнеп, кино сәнгатенең ни икәнен дә оныта барганын күреп борчылган һәм әлеге афәтне йөрәгенә якын алган кинооешмасы җитәкчесе Радик Михайлов катгый бер карарга килә: «Халык безгә килмәсә, үзебез алар янына барабыз» һәм республикада беренчеләрдән булып күчмә кино-клублар төзү буенча проект эшли. Әлеге проект коллегиядә ул чактагы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан зур яклау таба. Авыл халкына кино хезмәте күрсәтүдә иң отышлы бу алымны тормышка ашыру өчен республика бюджеты хисабыннан районнарга 19 машина бүленеп бирелә. Нәтиҗәдә киночыларның хезмәт күрсәткечләре күзгә күререп яхшыра.


—    Уңышларга ирешү алай җиңел генә бирелмәгәндер? — дип кызыксынам Радик Тихоновичтан.
—    Халкыбызның рухын күтәрү, баету турында хөкүмәтебезнең кайгыртуы эшчәнлеккә, әлбәттә, зур йогынты ясады. Ләкин биредә барыбер тырышлык, эзләнү, камиллеккә омтылу иң төп фактор булып кала бирә.


Күчмә кино-клублар оештыру проектының авторы буларак, бик күп хезмәт башкарырга туры килә. Чөнки башкаларга үрнәк итеп күрсәтерлек эшләр кирәк һәм алар сынатмыйлар. Бер урында гына таптанып, булганына гына риза булып утырмыйлар. Мәгариф учреждениеләре, күрше районнар, республикалар белән элемтәгә чыгып, кино хезмәте күрсәтәләр. Биш ел элек 1500 тамашачылары булса, бүген 16 меңгә якын кеше кино карый.


Узган ел ахырында мәдәният үзәгендә кинолар күрсәтелә башлады. Атнага бер тапкыр гына тәкъдим ителгән кинолар баштарак 30—40 тамашачы белән чикләнсә, бүген ул 120 кешене тәшкил итә. Халыкта кинога ихтыяҗ зур. Әмма мәдәният үзәгендә эш графиклары тыгыз булу сәбәпле, кинолар җомга көнне генә күрсәтелә.


—    Кинога ихтыяҗ зур булгач, әлеге проблеманы хәл итү юнәлешендә чаралар күреләме?
—    Бүген без зур планнар белән яшибез. Элеккеге кинотеатрны реконструкцияләп, киләчәктә тамашачылар өчен зур мөмкинлекләр тудыру ниятебез.


Дүрт ел рәткә еллык эш нәтиҗәләре буенча республикада алдынгылыкны бирмәүче киночыларның һичшиксез өметләре акланыр, һәр сеанс аншлаг белән үтәр дип өметләнәм. Чөнки алар ярты юлда туктап кала торганнардан түгел. Алар гел эзләнүдә. Әнә бит, 2010—2011нче елда «Мегафон» кәрәзле телефон челтәре оештырган «Мега-кино» проектында катнашып, Баулы, Кайбыч, Кама Тамагы, Чистай районы тамашачыларына да кино хезмәте күрсәткәннәр. 2012нче елда гомуми җыем 400 мең сумны тәшкил иткән. Зур кинотеатрлары, халкы күп булган Зәй, Алабуга кебек районнарның да борыннарына «чирткәннәр».


Мәгълүмат чыганаклары күбәю хисабына ихтыяҗ кимегән чорда халыкта кино сәнгатенә кабат кызыксыну уята алган коллектив бүген җитди темалар эзләү белән мәшгуль. Чөнки «сабын опералары» белән агуланган халыкка нәкъ менә шулар кирәк, ди алар бертавыштан. Хәер, бу хакта коллективның ветераны булган, берничә җитәкче белән дустанә мөнәсәбәттә эшләп, киноны биш бармагыдай яхшы белгән Юрий Добромыслов, һәрвакыт рухи байлык турында кайгыртучы җитәкче Радик Михайлов, егетләрнең уң куллары булган гүзәл затлар Зөмәрия Заһретдинова белән Лилия Ильясова һәм яшь булуына да карамастан, өметле белгеч Рамил Галиевтан да яхшы белүче юктыр.


Менә алар: кино сәнгатен кабат торгызучылар, аңа яңа сулыш өрүчеләр.
 


Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту