Тимирязев исемендәге һәм «Смәел» хуҗалыклары басуыларында район семинары булды

24.09.2014 08:46 | Авыл хуҗалыгы Принтерга

Тимирязев исемендәге һәм  «Смәел» хуҗалыклары  басуыларында район семинары булды
Бөтен авыл, район белән кузгалып бәрәңге алып йөргән чаклар онытылып бара. Туганнарны, дусларны очраштыра, яңа дуслар белән таныштыра, күмәк эшкә берләштерә торган рәхәт чаклар иде ул. Аның бәрәңгесе дә «икенче икмәк»кә тиңләштерелгән көндәлек кирәкле һәм иң күп кулланыла торган продукт бит. Шулай булса да ул хәзер районда бик аз игелә.
Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә генә түгел, шәхси хуҗалыкларда да аның мәйданнарын киметтеләр. Читтән кайтарылганны! сатып алабыз. Ә аларда бәрәңгене үстереп җыеп алганчыга кадәр бөтен эшләр диярлек механикалаштырыштан. Ә нигә без дә шулай эшләмәскә, аз мәйданнарда күп бәрәңге үстереп, аны комбайннар белән җыеп алмаска? Тәмле бәрәңгеләрне шәһәр халкына сатып шактый акча эшләп булыр иде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм агрономнары белән Тимирязев исемендәге хуҗалык басуында бәрәңге үстерү буенча зур семинар үткәрде.
 
Хуҗалыкның Чапшар фермасы янындагы 10 гектарлы участокта «Сингента» фирмасы технологиясе белән бәрәңге үстергәннәр. Әлеге фирма җитәкчесе Рүзәл әфәнде семинардагыларны әнә шушы технология белән таныштырды. Безнекеләр өчен монда төп яңалык бәрәңгене тамчы ысулы белән сугару. «Суның тәүлек дәвамында туфракка аз-азлап, тамчылап кереп торуы бәрәңге үсентеләренә уңай тәэсир итә, туфрак кантарланмый, дымлылык та тиешле нормада гына», – ди фирма белгече.
 
Бәрәңге өчен җирне көздән хәзерләүдән алып уңышны җыеп алганчыга кадәр бөтен технологияләрне төгәл үтәү таләп ителә. Орлыклык бәрәңге Түбән Камадагы «Якташлар» крестьян-фермер хуҗалыгыннан кайтарылган, «Венета», «Мадалина», «Невский» сортларын утыртканнар. Җирдә Тимирязев исемендәге хуҗалык техникасы, аның кешеләре эшләгән. Туфрак гәрәбәдәй таралып торгач, комбайн уңышны рәхәтләнеп ала, бәрәңгеләр юган кебек чип-чиста. Уңышы – гектардан 300 центнердан ким түгел. 10 гектарлы бу участокта бәрәңгене үстереп җыеп алуга 2 миллион сум чыгым сарыф ителсә, һәр килограммын 10 сумнан гына сатканда да 4 миллион сум табыш алырга планлаштыралар. Бәрәңгене шушылай һәр хуҗалыкта игәргә
кирәктер дигән фикер белән, семинардагылар «Смәел» хуҗалыгының кукуруз басуын карарга китте.
 
Кукуруз силосы савым сыерлары организмы иң җиңел үзләштерә торган азыкларның берсе дип басым ясап әйтелде семинарда. Кышкы чорда савымны арттыруга нәкъ менә шушы азык нык йогынты ясый. Бигрәк тә, аның суктырып алынган бөртекләрен ваклап ашатуның терлекләр үсеше өчен нәтиҗәсе зур. «Смәел»нең тәҗрибә участогында дистәгә якын төрле сортны карап безнең якларда кайсын үстерү отышлы икәнен ачыклаганнар. Кайсысының массасы бик күп булса да, чәкәне җитешми, кайсысының массасы ул кадәр күп түгел, ә чәкәненнән орлык алып була. Чагыштырып, нәтиҗә ясап киттеләр.
 
Смәелнең чөгендер басуында да тукталдылар. Хәзер савым сыерларыннан продукция алуны киметмәүгә нәкъ менә чөгендер ашату нык ярдәм итә. Чөгендерне әйбәт үстергәннәр смәеллеләр. Уңышы югары. Авыл кешесен печән, салам биреп, түләүне алдан тиешенчә күрсәтеп кызыксындыргач сирәкләргә дә, чүп утарга да йөрүчеләр күп булган. Бер уңайдан семинардагылар бәрәңге алучылар эшен дә карап киттеләр. Өч казыгыч артыннан Чепья мәктәбе укучылары чүпли икән. Алар хезмәтенә түләүдән тыш, мәктәп ашханәсенә бәрәңге бирелә. Без барында тагын бер «Беларусь» арбасы шыплап төягән бәрәңге алып кайтып киттеләр.
 
–Карап йөрү өчен генә җыелмадык. Биредә күргәннәрне, әйтелгәннәрне эшегездә файдалана да белергә кирәк, – диде муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин.
 

 


Хәлил НӘКЫЙПОВ


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту