Быел Татарстанда 56 балалар бакчасы ачылды, шул исәптән бездә берәү.

04.01.2015 22:11 | Төрлесе Принтерга

Быел Татарстанда 56 балалар бакчасы ачылды, шул исәптән бездә берәү.
2014 елда республикада барлыгы 56 яңа балалар бакчасы төзелде. 
56нчысы исә Яңа ел бәйрәме көнне Түбән Камада ачылды. “Әллүки” балалар бакчасына йөрүче балалар өчен әлеге көн икеләтә бәйрәм булып күңелләренә кереп калды.
 
Быел Балтачта ачылган  5 номерлы "Сөенеч" балалар  бакчасы балалары өчен дә  Яңа ел аеруча истәлекле булды. Бәйрәмнәрнең бәйрәме булган сихри, могҗизалы Чыршы бәйрәмен зур әзерлек белән каршылап, хәтта Кыш бабайның үзен дә шаккатырды алар.
 
Фото: http://runews24.ru/russia/kazan/09122014-v-tatarstane-planiruets.html
 


Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту