Бәйрәм котлавы

05.10.2016 08:13 | Көн темасы Принтерга

Бәйрәм котлавы
Хөрмәтле укытучылар, һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары! Сезне халыкара дәрәҗәдә үткәрелүче Укытучылар көне белән кайнар котлыйм.
Заманалар узу белән мәгариф тармагында инновацион үзгәрешләр күзәтелсә дә, укытучының вазифасы һаман да бер булып кала: яшь буынга белем һәм тәрбия бирү, аларны киңкырлы шәхес итеп тәрбияләү.

Хөрмәтле укытучылар! Балалар күңеленә салынган бәхет, шатлык орлыклары нәкъ менә сезнең тырышлыгыгыз, йокысыз төннәрегез, тынгысыз хезмәтегез белән яулана. Балаларыбыз, киләчәк буыныбыз аңлы, белемле, мәрхәмәтле булсын өчен куйган хезмәтегез өчен барыгызга да олы рәхмәтемне белдерәм. Бәйрәм уңаеннан сезгә сәламәтлек, куаныч-шатлыклар, иминлек һәм катлаулы, абруйлы хезмәтегездә уңышлар телим.
 

Рамил НОТФУЛЛИН,
Балтач муниципаль районы башлыгы.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту