Габдулла Тукай рәсем сәнгатендә.

26.04.2014 08:04 | Көн темасы Принтерга

Татарстанда иҗат ителгән иң яхшы әдәбият, әнгать әсәрләре өчен Тукай туган көндә әдәбият, сәнгать әхелләренә ел саен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.  Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе  1958 елның 10 апрелендә ТАССР Министрлар карары нигезендә гамәлгә кертелә.   
                                    
 Быел, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә үземнең укытучым рәссам Илгизәр Самагаевның тәгъдим ителгәнен белеп бик сөендем. Казан Дәүләт рәсем сәнгате училещесында  укыганда безнең яраткан укытучыларыбызның берсе иде. Күп жанрларда эшләсә дә, үзен , бигрәк тә, портрет остасы буларак таныткан, горурланырлык рәссам ул. Тукай премиясен алган ихтималда, ул минем укытучыларымның  икенчесе булачак– беренчесе рәссам Зөфәр Гимаев. Аңа бу  дәрәҗәле премия 2005 елда бирелде.
«Тукай  исеме, ничектер, үзеннән  - үзе халыкның культурасын, әдәбият-сәнгатен берләштерүче, оештыручы мәгънәви бер уртак исемгә әйләнде» - дип яза Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев.
Милли әдәбияттә  портретларга, рәсемнәргә иң бай булган зат – Г. Тукай, исән вакытында фотоларга төшәргә яратмаган булса да. Аның берничә генә фотосүрәте билгеле. Шуң карамастан, татар һәм башка милләт рәссамнары тарафыннан аның биш дистәдән артык портреты әшләнгән. Аларны иҗат итүчеләр арасында Б.Урманче, С.Ахун, Х.Якупов, Б.Альменов, Л.Фәттахов, И.Хәлиуллов, Х.Казаков, Ш.Шәйдуллин, Г.Житков, Э.Лотфуллин, Е.Симбирин, В.Скобеев, В.Маликов,  Т.Хаҗиахмәтов, В. Куделькин ,  А.Абзгильдин һ.б.
 
 Б.Урманче “Г.Тукай”
 
Рәсем сәнгатендә Тукай образын гәүдәләндерүдә иң күп көч куйган өлкән буын рәссамнарының берсе, татар сынлы сәнгатенә нигез салучы  – Бакый  Урманче. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык рәссамы, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Тукай чордашы. Бөек Тукай поэзиясе Б.Урманченың гомер буена бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы булып килә. Ул “Шүрәле” поэмасына гына да 100 бит рәсем багышлаган. Архитектура һәм скульптураны кушу ысулын дәвам итеп, рәссам 1976 елда, Кырлай авылында,  Тукай мемориаль комплексын булдыруга зур көч куя. Б.Урманче проекты белән салынган Тукай музей-йорты халык иҗатының төзелеш-корылыш традицияләренә таянып эшләнгән. Бакый ага Урманче иҗат иткән сәнгать әсәрләре музейның төп  экспозициясен тәшкил итә.
 
 
Б.Урманче   Кырлай музей –комплексы.
 
Дөньякүләм танылган  рәссамнардан,  Харис Якупов Тукай образына еш мөрәҗәгать иткән рәссам. Аның “Тукай апасы Газизә белән Кырлайда”, “Габдулла Тукай һәм Камил Мотыйгый Җаекта”, “Габдулла Тукай”, “Габдулла Тукай крестьяннар арасында”  һ.б. рәсемнәре  билгеле.
Абрек Абзгильдиннын да фәлсәфи әсәрләре арасында Тукайга багышланганнары бар. “Тукай төше”, “Тукайга багышлау” һ.б.
 
 
А. Абзгильдин  “Тукай төше”
 
Г.Тукай исемендәге Дәүләт буләге лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов – йөздән артык китапны бизәгән, аларның бик күбесенә, бигрәк тә балалар өчен чыгарылганнарына төсле рәсемнәр ясаган рәссам. Тукай тудырган әкият геройларын балаларны җәлеп итә торган итеп сүрәтләгән. Рәссам Байназар Альменовның төп иҗат юнәлеше – китапларга рәсемнәр төшерү, бизәү. Г.Тукайның “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләренә төрле вариантларда эшләнгән рәсемнәре, шулай ук “Исемдә калганнар” әсәренә ясалган иллюстрацияләре аеруча билгеле.
 
    
 
Б. Альменов  “Шүрәле әкиятенә иллюстрация”
 
Тукайга һәйкәлләр дә күп куелды. Аның мәһабәт һәйкәлләре Казанда икәү. Берсен скульптор С.Ахунов Мәскәү сынчылары  Л.Кербель, Л.Писаревский белән берлектә иҗат итә, икечесенең авторы – Е.Шулик. Туган авылы Кушлавычта скульптор И.Новоселов  , Кырлай авылында Б.Урманче тарафыннан эшләнгән һәйкәлләр куелган. Шулай ук Әлмәт, Уральск шәһәрләрендә сынчы М.Гасыймов эшләгән һәйкәлләр, А.Абдрашитов тарафыннан эшләнгән һәйкәлләрне дә әйтеп үтәргә мөмкин. Г.Зябликов эшләгән “Былтыр һәм Шүрәле” сыны да халык күңеленә хуш килде.
Үземнең дә Г.Тукай тудырган  “Шүрәле”, “Су анасы” образларын сүрәтләгәнем бар. “Минем дустым Шүрәле”, “Су анасы” исемле картиналарым Тукай Кырлай музеенда саклана. “Шүрәлеләр мәхәббәте”, “Шүрәлеләр җыены”, “Шүрәлиха” , “Аучы”  исемлеләре шәхси кулларда .
 
 
Т. Ильясов  “Минем дустым Шүрәле”
 
Г.Тукай, күп еллардан бирле, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләрен яңа әсәрләр иҗат итүгә рухландыручы илһам чыганагы булып тора. Бүген дә әдипләребез, шагыйрьләребез, рәссамнарыбыз, композиторларыбыз Тукай образын һәм мирасын үз иҗатында чагылдырып торалар, чөнки Тукай татар халкының чың улы булган, шул халык дип яшәгән, үлгән.
 
   1958 елдан бирле Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган рәссамнар списогы:
1958 ел -   Лотфулла  Фәттахов – Татар халык  әкиятләре  китабына (русча) иллюстрация  өчен;
Харис Якупов –  Татар халык  әкиятләре  китабына иллюстрация  өчен;
Әнәс Тумашев – театр рәссаме.
1960 елда- Алексей Бурлай;
1967 ел - скульптор, ТАССРның халык рәссамы  Бакый Урманче - Татарстан мәдәният эшлеклеләре (Г.Тукай, М.Җәлил, Ф.Әмирхан, Г.Кариев, Г.Ибраһимов) портретлары сериясе өчен;
1971 ел - Николай Кузнецов –Бүгенге көн индустриаль пейзажлар өчен;
1978 ел - Лывин  Сергей Осипович – В.И. Ленинга  һәм  Г. Тукайга багышланган  картиналар  сериясе  өчен;
1986 ел- Куделькин Виктор Иванович - Татарстанның хезмәт алдынгыларына, мәдәният эшлеклеләренә багышланган күп сандагы картиналары өчен;
1987 ел - Тавил Хаҗиәхмәтов -1981-1985 елларда басылган китапларны нәфис-график бизәү өчен;
1994 ел-  Илдар  Зарипов «Буяуларда – халык моңнары» дигән  сериясендәге  картиналары  өчен;
  1997 ел - Абрек Абзгильдин – «Г.Тукай», «Дәрдмәнд», «Урманче» триптихы әсәрләре сериясе өчен;
2000ел - Шамил  Шәйдуллин – «Яңа  Сабантуй» картиналар циклы өчен;
2002 ел - Искәндәр Рәфыйков - картиналарында татар хатын-кыз образлары сериясен иҗат иткән өчен;
2005 ел - Гыймаев  Зөфәр, ТРның  әдәбият  һәм  сәнгать  эшлеклеләре  портретлары  өчен.
2006 ел - Фиринат Халиков - ("Мәңгелек Казан" тарихи картиналар сериясе өчен (1995-2003 еллар)
2008 ел Виктор  Аршинов -  «Тукайны укыганда» һәм М. Җәлилнең «Моабит дәфтәләре»ндәге шигырьләр буенча эшләнгән  «Соңгы   җыр»  графика  серияләре  өчен;
2010 ел - Асия Миңнуллина – сынчы (танылган актер В.Качаловка һәйкәл, шулай ук Казанда Хәйриячегә һәйкәл сыннарын ясаган өчен);
Илдар Ханов – сынчы (Татарстанның шәһәр һәм районнарында сын, монументаль–декоратив композицияләр иҗат иткән өчен).
2011ел - Рөстәм Килдебәков һәм Мария Килдебәкова – рәссамнар (Татарстан Республикасының җәмәгать биналары интерьеры һәм экстерьеры өчен бергәләп иҗат иткән монументаль һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре һәм полотнолар сериясе: «Идел», «Татарстан» кунакханә комплексларында, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында һәм башкаларда монументаль әсәрләре; «Сәйяр труппасы» гобеленнары, «Су анасы», «Сак-Сок», «Шүрәле» халык әкиятләре мотивлары буенча» триптихы; татар халкы мәдәниятенә һәм тарихына багышланган картиналар сериясе өчен);
2013 ел – Ильяс Айдаров - 2005-2012 елларда Габдулла Тукайга багышланган сәнгать әсәрләре  һәм Уральск белән Казандагы Тукай музейларында үткән  тематик күргәзмәләре өчен;
2014ел -…


Таһир Ильясов


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту