Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
реклама1

Балтач “Икмәк” комбинаты җитештергән икмәк һәм ит ризыклары сезнең табыннарның күрке булсын

05 декабря 2016, 11:51

868

0

0

Балтач "Икмәк" комбинаты Яңа ел яки алда көтеләсе бәйрәм табыннарыгызны бизәр өчен телегезне йотарлык икмәктән башлап ыслаган ит ризыкларына кадәр тәкъдим итә.

Ә сезнең икмәклеләр әзерләгән казылык, бастырманы яки ыслаган казны, тәмле икмәкне, помадка конфетын авыз иткәнегез бармы? Кичекмәстән, комбинатка заказлар бирегез. Яки һич югы һәр пәнҗешәмбе комбинат каршындагы сату мәйданчыгында үтә торган базарга рәхим итегез.

Колбаса цехында бөтен төр итләрне ыслаудан тыш, колбаса, казылык, сосиски, сардельки, купаты, бастырма әзерлиләр. Ыслаган итләр нигездә бер атна, ә колбаса 2-3 көн эчендә әзер була. Сатуга чыккан ит ризыклары бары шәхси хуҗалыкта үстерелгән мал итеннән җитештерелә. Шунысын да әйтергә кирәк, биредә дуңгыз ите кертелми.

Заказлар бирү өчен телефон - 89872700893.

Колбаса - 80 сум (фарш бәясеннән, килограммы)
Казылык -115 сум (килограммы)
Итләрне ыслау - 65 сум
Каз ыслау -250 сум (данәсе)
Үрдәк, чеби, куян ите ыслау -150 сум (данәсе)

Шулай ук биредә:
- балыклар тозлыйлар һәм ыслыйлар
- хуҗалык итеннән югары сыйфатлы пилмәннәр ясыйлар;
- җиде төрдәге су, квас;
- мармелад һәм помадка конфетлары;
- озынча һәм ромбиклап киселгән токмач;
- печенье һәм сохари пешерәләр.

"Икмәк" комбинаты пешергән ипи исә икмәк камырына куелган "баш"ны мәҗбүри кабартмыйча, биологик өстәмәләр кушмыйча гына пешерелә. Тәмле, файдалы, туклыклы һәм шул ук вакытта сыйфатлы да.
Балтач "Икмәк" комбинаты җитештергән ит һәм камыр ризыклары сезнең табыннарның күрке булсын дисәгез, заказлар бирергә ашыгыз яки комбинат каршында эшләп килүче "Икмәк" кибетенә рәхим итегез.

Адрес: Балтач бистәсе, Ленин урамы, 132 йорт. Белешмәләр өчен телефон: 8(843)68 2-59-90, 2-45-90.
Эш сәгатьләре: 7.30-17.30, шимбә көнне 7.30-15.00, якшәмбе - ял көне.

Килегез, күрегез, заказлар бирегез. "Икмәк" комбинаты җитештергән ит һәм камыр ризыклары сезнең табыннарны бизәсен!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев