Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
реклама1

«Умница»ның өстенлеген татып белегез

20 декабря 2016, 11:55

822

0

0

Районыбызда каян кергән нинди генә ипи сатылмый. Ләкин сыйфаты ягыннан бары табигый кушылмалы һәм шул ук вакытта сәламәтлек өчен файдалы ипине очратуы гына җиңел түгел. Ә бит кибет киштәләрендә андый...

Без инде кибет киштәләренең, өстәлләребезнең зыянлы катнашмалар, зарарлы матдәләр аша «баетылган» ризыклар белән тулы икәнен әйбәт беләбез. Берәр ай буе җылы бүлмәдә торса да әчеми торган сөтләр, атна-ун көн буе искерми торган ипи, камыр ризыклары дисеңме, башкасымы - безнең менюда мондый ризыкларга кытлык юк. Иң кызганычы, мәгълүмат чаралары, табиблар күпме генә чаң какса да, күпләребез составында ни икәнен дә карамыйча, ялтыравыклы, матур кәгазен һәм көн-төн барган рекламага алданып, күзе нәрсәгә төшә - шуны ашавын дәвам итә. Нишлисең, безнең, адәм балаларының психологиясе шундый: файдасы турында уйланган юк, иң мөһиме, тәмле булсын. Шуңа күрә бүгенге язмабыз тәмле һәм файдалы «Умница» ипие турында булачак. Районыбызда әлеге икмәкне бердәнбер пешерүче «Энергетика» икмәк пешерү цехы җитәкчесе Асия Салихҗановна белән әлеге ипи турында тулырак сөйләшеп уздык.

- Безнең район халыкка йод җитешмәүчәнлек буенча беренчелектә тора. Ә кеше организмында йод җитешмәү төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Шуларны искә алып, халыкка ярдәм кулын сузарга тырышып, «Энергетика» икмәк пешерү цехы 2004 елдан «Йодказеин» кушылган хуш исле «Умница» ипие пешерә башлады. Ә нәрсә соң ул «Йодказеин»? «Йодказеин» чын табигый, җиңел үзләштерелә торган сөтнең аксымыннан эшләнә. Йод аксым белән нык бәйләнгән, шул сәбәпле йодлы ипиләр озак сакланган вакытта да һәм 200 градуста пешерелгән чакта да үз сыйфатын югалтмый. Фәкать 450 градуста гына «тарала».

Кайберәүләр: "Без йодлы тоз ашыйбыз инде, шул җиткән", - дип тынычлана. Тик укып-ишетеп белүебезчә, андый тозлардагы йод ачык хәлдә сакланганда ук "очып" бетәргә сәләтле. Шулай ук 70-90 градуста кайнаганда да үзенең кыйммәтләрен югалта. Менә шуңа күрә дә без пешерә торган йодлы ипиләрнең файдасы без күз алдына китерә дә алмаган дәрәҗәдә. Газета укучылар күңелендә эшмәкәр булгач үз кәсебенә файда-табыш эзли инде бу дигән фикер калмасын өчен, шунысын да әйтергә кирәк, «Йодказеин»лы ипиләр пешерү үтә дә чыгымлы, мәшәкатьле эш. Аны республикада 8 урында гына пешерәләр. Бер сертификатын алу өчен генә дә айлар буе истанциядән-инстанциягә йөрергә кирәк, бәясе дә шактый кыйммәт. Безнең бөтен максатыбыз да райондашларга нәкъ менә файдалы, табигый әйберләрдән пешерелгән икмәк һәм ипи продуктлары сату. Шуңа күрә сатып алучылар да безне дөрес аңласын, үз сәламәтлекләренә битараф булмасыннар иде диясе килә. Элек мәктәпләрдә балаларга антиструмин дигән йодка бай препарат бирәләр иде, ә бүгенге көндә андый әйбер бетте. Шуңа күрә «Йодказеин»лы ипиләрне мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, аз күләмдә булса да, көндәлек балалар рационына кертү бик күп проблемаларны вакытында хәл итәргә, авыру куркынычын киметергә ярдәм итәр иде. Чөнки беренчедән, нәкъ менә үсеш чорында организмга йод күп кирәк, икенчедән, сер түгел, бүген балаларга нагрузка бик зур. Ә йод җитмәү нәкъ менә гомуми хәлсезлеккә, тиз аручанлыкка китерә, - ди әлеге төр ипине пешерә башлауларының төп сәбәбен атап Асия Салихҗановна.

Дөрес, бер ияләнгән ипине икенчесенә алыштырырга бик атлыгып тормыйбыз. Ләкин «Умница» икмәге башка ипиләрдән бер дә калышмый, ашаган вакытта йод барлыгы да сизелми, аның файдасын бары тик организмыбыз сизә. Ул бары тәмле, хуш исле һәм сәламәтлек өчен бик файдалы. Шулай ук «Радик» сәүдә челтәрләрендә үзләре җитештергән «Сельский», «Дарницкий», «Социальный» (әлеге ипи шул ук «Сельский», ләкин аның бәясен Закировлар гаиләсе пенсионерлар һәм авыр хәлле гаиләләр өчен киметеп, 18 сум 50 тиеннән сата), «Белый» ипиләре сатыла, алардан тыш бубликлар, «Школьный» һәм «Ванильный» сохарилары, балачакны искә төшерүче «Мятный» прәннекләре, төрле камыр ризыклары, чәк-чәк тә тәкъдим ителә. Телеңне йотарлык чәк-чәкне туганнарына күчтәнәч буларак Америка, Франция кебек илләргә дә заказ биреп алып китүчеләр хәйран икән.

- Кайчакта миңа сезнең ипи-күмәчләр нишләп тиз искерә, дип сорау бирәләр. Мин исә сорауга каршы сорау бирәм, өегездә камыр ризыклары пешергәнегез бармы, алар озак сакланамы, ничә көндә искерә? Сорау бирүче үз соравына үзе үк җавап та бирә. Әйе, йорттагы кебек табигый он, су, чүпрә, май, тоз, шикәр комыннан торган камыр ризыклары атна-ун көн үзгәрешсез сакланырга тиеш түгел, аларның яраклылык срогы бик аз. Без нәкъ менә ипи һәм башка төр ризыкларны бернинди өстәмә компонентларсыз пешерәбез. Ә камырны ачытуда без куллана торган «Лактобактерин» эчәклекләрдәге микрофлораны, ягъни кирәкле бактерияләрне сакларга ярдәм итә. Монсын да исегездә тотсагыз иде, - ди шәхси эшмәкәр Асия Закирова.

Әйе, ипине без тәмле булырга тиеш дип кенә кабул итәбез, организмыбыз өчен аның файдалы да була алуын уйламыйбыз. Ә бит Асия Закирова китергән дәлилләрнең дөреслегенә инану өчен бары тик «Радик» кибетләренә кергәч, йодлы «Умница» ипиен сорап алып, күпмедер вакыт ашап карау да җитә. Хөрмәтле райондашлар, үз сәламәтлегебезгә битараф булмыйк, ипиләрнең бары файдалысын гына ашыйк.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев