Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
реклама1

Резеда Ильясова: “Хезмәтем пациентның ихтыяҗыннан гыйбарәт”

21 февраля 2017, 12:12

960

0

0

"Хезмәтем пациентның ихтыяҗыннан гыйбарәт", ди гомер буе районыбыз ханымнарына-туташларына акушер-гинеколог хезмәте күрсәткән Резеда Мәгъсүм кызы Ильясова.

Җәмгыятебез күркәм шәхесләргә бай, күбесе үзләренең игелекле хезмәтләре белән бергә тәмле телен, ягымлы карашын кыз-ганмаучы, бер җөмлә белән әйткәндә, халык күңелен яулаган, сагынып сөйләрлек белгечләр, хезмәт ияләре. Озак еллар район үзәк хастаханәсендә акушер-гинеколог булып эшләгән Резеда Ильясова да шундыйлардан.

- Төрле чаклар булгандыр, - ди табибә үзе хезмәт еллары турында сүз башласаң. - Пациентлар күп һәм холык-фигыльләре дә төрле-төрле, ә табиб берүзе.

Сәламәтлек мәсьәләсен кайгыртканда кайбер очракларда гаять тә җитди, принципиаль булырга да туры килә. Әмма ничек кенә булмасын, мин үз эшемне, һәрбер пациентымны яратып эшлим. Резеда Мәгъсүмовна белән ипләп кенә әңгәмә корам, шул ук вакытта соңгы вакытта йөдәтә дә башлаган мөрәҗәгатьләр турында уйланам. "Резеда Мәгъсүмовнаның кайда икәнлеген белмисезме... аны каян табарга... берәр җирдә эшләмиме икән...өенә барсаң ярыймы икән?..." Бу сораулар һич гаҗәп түгел...һәркемнең күңеленә үтеп кергән, якын иткән шәхесе була... бигрәк тә табиблар өчен гаярь дә табигый хәл бу... бик кирәк булганда табибларны өйләренә кадәр эзләп барасың бит... эш сәгатьләрен дә уйлап тормыйсың... Аннан инде "Резеда Мәгъсүмовна эшли башлаган икән... адресын әйтә алмассызмы?" дигән сораулар ява башлады... шундый күпсанлы сораулар табибәнең үзенә алып килде дә инде.
Чыннан да, Резеда Мәгъсүмовна үзенең шәхси Медицина үзәген (рәсемдә) ачкан. Пациентларны хәзер шунда кабул итә. Ягымлы гына шәфкать туташы Гөлгенә белән бергә эшлиләр. Шәхси эшен башкару өчен тулы хокукка ия булган лицензияле табибә инде бер елдан артык үзенең медицина үзәгендә район халкына нәтиҗәле хезмәт күрсәтә.
Бирегә килеп керүгә үк һәркемне җанга рәхәт атмосфера биләп ала. Гомер буе кылдан нечкә күңелләрнең хәленә кереп эшләгән табибә гүзәл затларның күңел халәтләренә генә йогынты ясый белә, көтү бүлмәсендәге уңайлы йомшак җиһазлар, үзенә бөтереп алучы кызыклы, матур тышлы журналлар, хатын-кыз психологиясенә тәэсир итүче картиналар...

Куыклар чыгарып утыручы панель дә күңел киеренкелегеннән арындырып, тынычландырып җибәрә. Табибә пациентны кабул итеп кенә калмый, УЗИ хезмәтен дә үзе башкара, гинекология юнәлешеннән тыш, калкансыман бизне, күкрәкләрне дә тикшертергә мөмкин.

Яман шеш чире колач җәя барган заманда бу аеруча да мөһим. Гадәти генә хезмәт күрсәтүдән башланган эш, пациентның ихтыяҗыннан чыгып, әлеге юнәлешләрне дә башкарырга этәргеч биргән.

Моның өчен кирәкле барлык медицина җиһазлары өр-яңадан алынган, инструментлар бер кулланылышта ук ташлана, чисталык, дезинфекция тиешенчә башкарыла.

- УЗИ уздырам әлбәттә. Әмма тиешле тикшеренү узмыйча дәва биреп булмый, - ди Резеда Мәгъсүмовна.
- Пациент биредә күренеп, анализ биреп, шушында ук дәва да алып китә ала. Янәшәдә генә район үзәк хастаханәсе, бу уңайдан әлеге үзәкнең гаять тә уйланылып салынуын исәпкә алырга кирәк.

Табибә пациентның хәленә кереп хезмәт күрсәтергә тырыша. Әңгәмәгә килгән көнне дә табибә каршында олы яшьләрдәге бер апа иде. Танышым да булып чыкты әле ул.

- Апам кисәк кенә яман чирдән үлеп китте, - ди И. исемле апа. - Бик нык кайгырдым, ашаудан калдым, ябыгып беттем (ябыкканлыгына үзем дә игътибар иттем). Шуннан миндә дә шул начар чир түгелме икән, дип борчыла башладым. Резеда Мәгъсүмовнага килдем, рәхмәт, бик әйбәтләп тикшерде, киңәшләрен бирде. Инде берничә килүем, психологка килгән кебек тә тойдым үземне. Чөнки тынычланып киттем, тамагымнан ризык та үтә башлады. Рәхмәт аңарга!

Кискен чирләрнең башлангычларын күрсә, табибә шундук Казанга, тиешле белгечләргә барырга куша. Андый очракларда пациентлар белән элемтә өзелми. Шулай итеп, газета укучыларыбызның сорауларына күпмедер ачыклык кертә алдык кебек - Резеда Ильясова үзебездә, һаман да халыкка хезмәттә, хезмәт белән көн күрмәктә.

Олы кызы Галия дә медицина институтын тәмамлап, буыннарны дәвалау буенча махсуслашып, ял көннәрендә шушы ук үзәктә консультацияләр уздыра, УЗИ аппараты аша тикшерә, дәвалау ысулларын билгели.


Реклама хокукларында.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев