Кәримә Мустаеваның концертына рәхим итегез!
26 май көнне Балтач мәдәният үзәгендә Кәримә Мустаеваның бушлай концерты булачак
Кәримә Мустаева райондашларыбызның күбесенә таныш булган Галия һәм Камил Таҗетдиновларның оныклары. Казан шәһәрендә яши, төрле музыка коралларында камил уйный. Ул Казан шәһәре мэры стипендиаты, Халыкара, Бөтенроссия һәм республика конкурслары лауреаты.
Кәримә Мустаева райондашларыбызны 26 май көнне район мәдәният үзәгендә узачак бушлай концертына дәшә. Башлана 18.30 сәгатьтә.
Реклама 0+
Нет комментариев