Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Балтач районы мәгарифе

Балтач районы мәгарифе

Бу бүлектә Балтач районының мәктәп, гимназияләр, лицейлары һәм өстәмә белем бирү түгәрәкләре турында барлык мәгълүмат тупланган: адреслар, телефон номерлары, электрон почта адреслары, директорлар турында белешмә язылган һәм картада урнашу урыннары күрсәтелгән.

Балтачның белем учаклары

Балтач районында 37 мәктәп: 14 – урта, 7 – төп һәм 16 балалар бакчасы-башлангыч мәктәп эшләп килә. Аларда 3863 бала белем ала, мәктәпләрдә 846 укытучы хезмәт куя.

Мәгариф системасы Россия дәүләтенең төп өстенлекле юнәлеше булып тора. Бердәм белем бирү мәйданын формалаштыру бурычына ирешү өчен «Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проекты тормышка ашырыла.  Быел район мәктәпләре шушы проектка кушылдылар. 25 мәктәп Самодиагностика узды, ягъни, таләпләргә туры килү-килмәүләре тикшерелде. 4 мәктәп югары дәрәҗәдә, 17 мәктәп уртача дәрәҗәдә, 4 башлангыч мәктәп-балалар бакчасы база дәрәҗәдә нәтиҗәләр алды.

Балтачта сәламәтлекләре чикле булган балаларга белем һәм тәрбия бирү

Сәламәтлекләре чикле булган балаларга белем һәм тәрбия бирү  өчен дә җирлегебездә шартлар тудырылган. Карадуган гимназиясе, Нөнәгәр һәм Түнтәр урта мәктәпләрендә коррекцион сыйныфларда, башка мәктәпләрдә инклюзив форматта сәламәтлекләре чикләнгән бала белем һәм тәрбия ала. 1 нче сентябрьдән  5нче Балтач балалар бакчасында Коррекцион төркем ачылыр дип көтелә.

Балтачта өстәмә белем бирү

Районның барлык 29 мәктәбе дә тәрбия программалары, дәрестән тыш эшчәнлек, өстәмә белем бирү программалары буенча, сыйныф җитәкчесе һәм ата-аналар арасында партнерлык мөнәсәбәтләре булдыру өстендә эшли.

11 мәктәпкә тулысынча Дәүләт символикалары кайтты, калган мәктәпләргә 2024 нче ел ахырына кадәр кайту планлаштырыла. Атна саен барлык мәктәпләр Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флагларын күтәрүне (төшерүне) оештыралар, гимннар башкаралар, «Мөһим сөйләшүләр» алып баралар.

Яңалык буларак,  «Орлята России» башлангыч сыйныф укучыларының социаль активлыгын үстерү программасы гамәлгә ашырылды. Бу хәрәкәткә 1510 башлангыч сыйныф укучысы һәм 80 укытучы кушылды.

Тәрбия өлкәсендәге төп бурычларны гамәлгә ашыру өчен 21 мәктәптә тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор Киңәшчесе вазыйфасы кертелде. Советник булган һәр мәктәптә балалар инициативалары үзәкләре булдырылды.

2023 нче елда «Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте эше оештырылды. Районыбыз мәктәпләрендә 58 башлангыч бүлекчә ачылды, алар 1400дән артык укучыны үз эченә ала.

Мәгариф оешмаларында бердәм тәрбия мохитен формалаштыруда өстәмә белем бирүнең дә тәэсире зур. Бу эшчәнлек төрле түгәрәкләр, мәктәп спорт клублары, мәктәп театрлары, мәктәп музейлары аша гамәлгә ашырыла. Навигатор системасында районыбызның барлык белем бирү оешмаларында һәм дәрестән тыш эшләр үзәгеннән  314 түгәрәк беркетелгән. Аларда 3860 бала белем ала, бу 5 яшьтән 18 яшькә кадәр районда белем алучы балаларның 84% тәшкил итә. Яңа уку елында бу санны 90%ка җиткерергә диеп бурыч куелды.     

21 мәктәптә 27 театр түгәрәге эшли. Аларда барлыгы 472 бала театр серләренә өйрәнә. Укучылар район, республика күләмендә уздырыла торган төрле конкурсларда бик актив катнашалар.

Бүгенге көндә 8 балалар бакчасында музей почмагы һәм 22 мәктәптә, барлыгы 26 музей эшчәнлек алып бара. Алар барысы да реестрга кертелгән, паспортлаштырылган.