Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Балтач районы тарихы

Балтач районы тарихы

Балтач районы – Казан аръягының ерак төбәге. Ул безнең республиканың иң төньягында урнашкан, Россиянең Киров өлкәсе, Марий Эл Республикасы белән чиктәш.

1920 елга кадәр Балтач районы территориясе Казан губернасының Казан өязенә һәм Нократ губернасының Малмыж өязенә, 1920-1930 елларда ТАССРның Арча кантонына, 1930-1932 елларда Түнтәр районына карый.

 

Түнтәр районы 1930 елның 10 августында үзәге Түнтәр авылында оеша. Оешкан вакытта районга 60 авыл советы, 99 торак пункт кергән ,аларда 61 969 кеше яшәгән (шулардан 52 072 кеше – татарлар, 936 кеше – руслар, 8 961 кеше – башкалар).

 

1932 елның 2 мартында, район үзәге Балтачка күчерелү сәбәпле, район Балтач районына үзгәртелә.

 

Балтач районының чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрде. 1940 елга аның мәйданы 584 кв.км тәшкил итә, халык саны – 25,5 мең кеше, авыл советлары саны – 17, торак пунктлары – 40.

 

1958 елда Балтач районы составына бетерелгән Чепья районы территориясе керә (1938 елның 4 августында үзәге Чепья авылында оеша, 1940 елда районның мәйданы 521 кв. км тәшкил итә, халык саны – 24,8 мең кеше, торак пунктлар – 51).

 

1960 елда район 1094 кв.км биләгән, аңа 15 авыл советы, 89 торак пункт кергән.

 

1963 елның 1 февралендә ТАССР административ берәмлекләрен эреләндерү нәтиҗәсендә Балтач районы бетерелә, аның территориясе Арча районына тапшырыла.

 

1965 елның 12 гыйнварында район торгызыла. Аның мәйданы 1092 кв.км, халык саны – 31,7 мең кеше, авыл советлары саны – 15, торак пунктлар саны – 81.

 

2015 елда районның мәйданы 1094,5 кв. км тәшкил иткән, халык саны – 33 752 кеше, шул исәптән шәһәрдә – 8 115, авылда – 25 637 кеше. Халыкның уртача тыгызлыгы-бер квадрат километрга 31 кеше.