Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

31 август — ветеринария хезмәткәрләре көне. Район ветеринария белгечләре аны Смәел болынында билгеләп үттеләр.

Быелдан башлап ветеринария табибларының да үз бәйрәмнәре бар. Рәсәй хөкүмәте тарафыннан 31 август рәсми рәвештә Ветеринария табиблары көне дип билгеләнде.

Районыбызда шушы өлкәдә эшләүче 100дән артык белгеч Смәел авылы янындагы болынга үз бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә җыелды. Смәел җирле үзидарәсе, «Смәел» хуҗалыгы җитәкчелеге терлекчелекнең тоткасы булган әлеге һөнәр ияләрен кабул итәргә бик яхшы хәзерләнгәннәр.
«Смәел» хуҗалыгы бөтен мәшәкатен үз өстенә алып кунаклар өчен шашлык пешереп бирде. Бәйрәмне Смәел мәдәният йорты директоры Лилия Нәбиева бик җылы итеп алып барды. Авыл талантлары балалар белән берсеннән-берсе матур концерт номерлары да әзерләгәннәр. Ветеринария табиблары рәхәтләнеп ял итәрлек, күңел ачарлык бәйрәмне алып баруда Лилиягә Шеңшеңәр мәдәният йорты директоры Нурулла Дәүләтшинның ярдәме зур булды.
Бәйрәмгә чакырылган кунакларның чыгышларында мал табибларының авыр һәм җаваплы хезмәтләренә югары бәя бирелде. Чыгыш ясаучыларның һәркайсы үзе алып килгән бүләкләрен тапшырды.
Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин «Арбор» һәм «Сосна» җәмгыятьләре ветеринария табиблары Нуршат Гыйльманов белән Рифкать Хәбибуллинга районның Мактау таныклыкларын тапшырды. Ветеринария табибы буларак төп эшеннән буш вакытларда гына шөгыльләнгәнгә Нуршатның гаиләсендә булырга вакыты бик аз кала. Хуҗалыкта терлекләрне ясалма орлыкландыру технигы ул. Рифкать та терлекчелектә шундый күп төрле һөнәр остасы. 30 елдан артык эш стажы булган мал табибының авылдашлары да ярдәмен гел тоеп торалар, аңа бик рәхмәтле.
«Активист» хуҗалыгында 1997нче ел дан бирле баш ветеринария табибы булып эшләүче югары белемле белгеч Александр Караваев та авылда хөрмәтле кеше. Балтач ветеринария лабораториясе лаборанты Людмила Хәлиуллина да мактауга лаек хезмәт куя. Аларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов идарәнең Мактау таныклыкларын тапшырды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин Яңгул ветеринария участогы мөдире Таһир Хөснетдинов белән «Яңа тормыш» хуҗалыгы баш ветеринария табибы Искәндәр Батыршинны үз министрлыкларының таныклыклары белән бүләкләде.
Дәүләт ветеринария берләшмәсенең райондагы оешмасы җитәкчесе Алмаз Исрафилов та үз бүләкләрен алып килгән. Бәйрәмгә килгән районның барлык ветеринария белгечләрен котлаганнан соң ул да бүләкләп узды. Чепья ветеринария участогында озак еллар шофер булып эшләүче Наил Гыймадиев, берләшмәдә ветеринария санитары буларак хөрмәткә лаек хезмәт куючы Людмила Тургузева, коллектив белән матур итеп күптән түгел 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән хисапчы Фәридә Гафуровага берләшмәнең грамоталарын бирде.
Республика баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гарипов, бүлекнең дәүләт ветеринария инспекциясе киңәшчесе Азат Исрафилов та район мал табибларының хезмәтенә югары бәя биреп, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан җыелган бүгенге бәйрәмнәре белән чын күңелдән котладылар. Чыгып сөйләүчеләрнең һәркайсы шушылай матур итеп бәйрәм ялы оештырырга мөмкинлек биргән һәм зур ярдәм күрсәткән «Смәел» хуҗалыгы җитәкчесе Илһам Шакировка, Смәел җирле үзидарәсе җитәкчесе Рифнур Йосыповка рәхмәт җиткерде.
Бәйгедә өлкән һәм яшь белгечләрне дә аерым котлап, бүләкләп киттеләр. Быел балалары туган әниләр, әтиләр дә хөрмәтләнде.
Сабан туйларында була торган бик күп төрле уен, ярышларда көч сынашып, бүләкләр алып, мул сыйлы табын артында рәхәтләнеп ял итте табиблар.
Хәтта алар өчен ат ярышына кадәр оештырылган иде. Мәйдан тутырып узышка чыккан ике дистән артык чабышкы бәйгегә килүчеләрнең күңелләрен тагын да күтәрде, бәйрәмне тагын да ямьләндерде.
Биредә чиста токымлы атлар арасында җайдагы Инсаф Низамиев булган «Регарика» кушаматлы ат беренче килде. Ат «Смәел» хуҗалыгыннан иде. Үзеннән бик күпкә елгыр атларны да узып китүе бу җирләрдә мин хуҗа дип әйтүе дә булмады микән.
Җирле нәсел атлары арасында яшь спортчы Шамил Гарипов (Кили) «Прелесть» кушаматлы ат белән барысыннан да алда килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250