Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Абруйлы мөгаллимә

Июнь аеның 25е көнне авылыбызның хөрмәткә лаеклы укытучыларының берсе - Наилә Әшрәпова үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Арча педагогия көллиятен тәмамлаганнан бирле барлык тырышлыгын, белемен балаларны аң-белемле итүгә багышлаган ханым турында авыл халкыннан, әти-әниләрдән бары яхшы сүзләр генә ишетергә мөмкин. Коллективта абруйлы педагог-мөгаллимә, остаз. Ул күп еллардан бирле мәктәптәге профсоюз оешмасын да җитәкли. Шунысы игътибарга лаек: тәҗрибәле мөгаллимә булуына карамастан, эшен һәрвакыт хезмәттәшләре белән киңәшләшеп оештыра. Балаларда табигатькә, туган якка, өлкәннәргә мәхәббәт, ихтирамлы караш уяту өчен Наилә үткәргән класстан тыш чараларны күпләр өчен үрнәк итеп куярлык. Гаиләсендә уңган хатын, тормыш иптәше Солтанның нинди җаваплы эшләрдә хезмәт куюына карамастан, аның ныклы, ышанычлы тылын тәэмин итә. Уллары Алмазга, кызлары Гөлназга югары белем алырга ярдәм итеп, олы тормыш юлына бастырганнар. Бүгенге көндә алар яраткан әби белән бабай инде. Мин үземнең Наиләгә булган ихтирамымны шигырь юллары белән дә әйтергә телим.
Тәүге күргән кара чәчең
Озын толымда иде.
Кыскарткансың, юкарганнар,
Чаларганнар да инде.
Нур чәчеп торган күзләрең
Күпме дәфтәр тикшергән.
Алтын кысалы күзлегең
Бик килешә үзеңә.
Язгы-көзге яңгырлар да,
Киртә түгел кар-буран.
Итеге дә, читеге дә,
Туфлисе дә күп тузган...
Чиләк-көянтә иңеңдә -
Син чишмәгә баргансың...
Булган бар белемеңне
Балаларга салгансың.
Һәрбер хезмәт бәяләнә:
Кем медаль, орден ала.
Укытучыга зур бүләк -
Белемгә ия бала. ...
Кара чәчең дә чаларган,
Тик күзләрең гел нурлы.
Алмаштырмадың һичнигә
Үзең сайлаган юлны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250