Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аерылмагыз, булса да сәбәпләре

Узган ел районда 70 гаиләләр таркалу очрагы күзәтелгән. (271 пар гаилә корган иде). Быелның беренче кварталында янә 11 гаилә судка гариза биргән, шуның 6сы «акылга килгән», калганнары аерылышкан. Әнә шундый күңелсез фактлар...

Гаиләләр таркалуның елдан-ел артуга таба баруы гаиләләр белән турыдан-туры эшләүче кайбер инстанцияләрне борчуга салды - әлеге мәсьәләне беренчеләрдән булып матбугатта районның җәмәгатьчелек судьясы Зөһрә Мөхәммәтжанова күтәреп чыкты, судьяга ЗАГС бүлеге мөдире Зөһрә Әхмәтханова белән Балтач мәчете имамы Рамил хәзрәт кушылды. Җомга кичләренең берсендә оештырылган «Яшь гаилә клубы» (рәсемдә) әдәп-әхлак тәрбиясен, гаилә институтын төзүне, аерылышуның җитди сәбәпләрен үз эченә алды. Гаилә төзергә җыенган 7-8 яшь пар иң элек Рамил хәзрәтнең вәгазен тыңлады. Ул булачак кәләшләргә мөрәҗәгать итеп, ирнең һәрчак гаиләдә баш булуын, хатын иргә иярүче генә икәнлеген һәм шул ук вакытта хатын белән киңәшләшеп эшләү гаиләгә бәрәкәт китерүен дә әйтеп үтте. «Ир - гаиләнең матди ягын кайгыртучы, хатын исә гаиләне бөтен итеп тотучы хатын, кайгыртучан әни, - диде ул. - Хәзерге җәмгыятьтә сүз «хатын булу» турында гына бармый, ә яратуга лаек хатын-кыз турында бара. Бер-береңә яраклашу срогы 5-10 елга кадәр сузылырга мөмкин һәм ул еллар сабырлыкка нигезләнгән. Инде гаилә коргач синеке, минеке булырга тиеш түгел, бары тик безнең әти-әни, безнең хезмәт, безнең тапкан уртак мал».
Судья Зөһрә Мөхәммәтҗановага чыгыш ясау җиңелләрдән булмады, чыннан да, үзе әйткәнчә, хәзрәт белән язылыштыручы кебек ул кавыштыручы түгел, ә күңелсез процессны башкаручы - аеручы. Инде менә 13 ел судьялык итү дәверендә Зөһрә ханым һаман да бер сорауга җавап табалмый - аерылышырга ир белән хатын булып киләләр, әти-әни вазыйфасын кая калдыралар соң алар? Бала хакы өчен кем яшәргә тиеш? Сабыйларның ни гөнаһысы бар? Соңгы елда аерылышырга дигән гаризаны күбрәк ир-егетләр бирә башлаган. Сәбәбе: хатын эчә, тәмәкесен тарта, биеме белән килешми, бала тәрбияләми, өйдә эшләми, теләсә кайда йөри... Нигездә менә шулар. «Ирегез белән әйбәт торасыгыз килсә, ирнең анасын яратыгыз, - ди Зөһрә ханым.- Үз әниең кадерле бит. Ирнекен дә кадерлә. Яшь хатыннар арасындагы эчкечелекнең тамыр җәюе күңелне борчый. Менә 1981,1984 елгы ике хатын - аларга эчәргә булсын да, ирләр компаниясе булсын. Аларны ана хокукыннан мәхрүм итү каралды. Чәчәк кебек балаларын әниләреннән аеру ничек авыр икәнлеген белсәгез иде сез... Авыр, бик авыр. Ләкин андый эчкече ана янында бала калдыру да җинаять. Берсеннән сорыйм, синең бит балаң өчәү иде, берсе кая, дим, белмим, әллә әнидә, әллә бер хатын алып китте шунда, ди. Менә кая таба барабыз бит, җәмәгать. Гаиләдәге һәрбер хатын-кыз ике җилкәсенә дә гаилә йөген ала, ир-ат ир-ат инде ул, ләкин сез онытмагыз, ана кеше һәрчак гаиләнең тоткасы булып калачак. Тавыш чыкса, һәрчак килешүгә бар, ирең хайван дисә, әү, матурым! дияргә тырыш. Йөрәгеңдә әрнү-яра булса да, ягымлы итеп дәшәргә өйрән. Чөнки ирне ир иткән дә, чир иткән дә хатын. Әгәр ирегезнең йөрәге яки башка җире авыртса, җитәкләп хастаханәгә алып барасыз, ә эчкечелеккә сабышса, әлеге проблемадан чыгу юлын эзләргә теләмисез, тизрәк аерылышу ягын карыйсыз. Әйткәнебезчә, соңгы 3 айда 11 пар аерылышырга гариза бирде. Шуның 6сын-12 кешенең гаиләсен саклый алдык, 24 бала әти-әниле булып калды. Бәхетле яшәсеннәр!
Хөрмәтле яшьләр! Бергә гаилә корырга уйлагансыз икән, мәңге бергә булыгыз, сабыйларыгызны ятим итмәгез, һәм... без-судьялар каршына килергә язмасын», дип төгәлләде ул сүзен. Район башкарма комитетыннан килгән Гөлнара Әхмәдиева торак мәсьәләсен күтәргәч, яшьләр ничектер җанланып киткәндәй булды.Чөнки хәзерге җәмгыятьнең хәл итеп бетерә алмаган проблемасы бу. Белгеч яшьләргә ипотека буенча федераль программалар эшләвен, арендага торак бирү яңалыгын да бәйнә-бәйнә сөйләп үтте.
Соңыннан социаль яклау бүлеге психологлары Гүзәл белән Энҗе төрле викториналар үткәреп, сорауларга җаваплар алып, яшьләрне мавыктыргыч уеннарга алып кереп китте. Нәрсә ул мәхәббәт дигән сорауга булачак парлар, үлеп гашыйк булу дигән хисчән җаваплардан тыш, күбрәк җыелышта яңгыраган сүзләрне кулланган - бер-береңә ышану, таяну, сабырлык. «Яшь гаилә клубы» әнә шулай мәгънәле башлангыч алды, һәм алга таба да һәрбер пар мәңгелек һәм бәхетле булсын иде дигән максат белән эшчәнлеген дәвам итәргә уйлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250