Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ак калфак” игълан иткән иҗади бәйгегә эшләр юлланды

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы тарафыннан узган елның көзендә республика күләмендә "Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кызның роле" дигән темага иҗади бәйге игълан ителгән иде.

Бүген үзәк китапханәдә комиссия әгъзалары: "Ак калфак" оешмасының Балтач районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Зөлфирә Камалова белән мәгариф ветераны Фәридә Әхмәдиева районыбыз җирлегендә яшәп иҗат итүче каләм тибрәтүчеләрдән шул бәйгегә килгән язмаларны тикшерделәр.
6 автордан килгән эш каралды. Менә алар: Гөлнар Хәйруллинаның "Язмыш тарафыннан кыерсытылганнармы әллә көчле затлармы?" - эссе (Балтач), Фәридә Шакирова "Бөртекләп санар чаклар" - очерк (Балтач), Нурия Гарифҗанова "Язмыш сынавы" - хикәя (Балтач), Марзыя Минһаҗева "Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кыз" - очерк (Яңгул авылы), Ленина Шәфигуллина "Хатын-кыз - гаилә тоткасы" - очерк (Яңгул авылы), Әминә Мөхәммәтҗанова "Милләт язмышы хатын-кыз кулында" - очерк (Шубан авылы).
Язмалар хикәя, эссе, очерк жанрларында тәкъдим ителгән иде. Әлеге иҗат җимешләренә уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250