Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ак кышларга гашыйк

Декабрь башы. Нәкъ шушы вакытта ныклы адымнар белән җиһанга чын кыш аяк баса.

Яфракларын коеп, моңсуланып утыручы агачларны ак бәс сара. Кызылтүш, песнәк кебек урман кошлары күзләрне иркәли. Сихри аклыкка яшел чыршылар үзгә бер ямь бирә. Бөтендөнья бәйрәм рухы белән Яңа елны көткәндә, балалар гына түгел, өлкәннәр дә кар-бураннарга уралып, өр-яңа бәхетләр, куанычлар алып килүче Кыш бабайны күрер чакны көнләп санаганда дөньяга килә безнең Алсу апабыз. Бәлки шуңадыр да күңеле белән һәрчак аклыкка, матурлыкка тартыладыр ул. Бөтен һөнәрләрнең чишмә башы - укытучы профессиясен үз итүе дә юкка гына түгелдер.
Укытучы. Никадәр сабырлык, белем, тырышлык, максатчанлык таләп итә бу һөнәр! Балалар күңелен аңлап, алар дөньясында яши белгәннәрне генә үз итә бит укучылар. Кирәк вакытта таләпчән дә, әниләрдәй йомшак күңелле дә булырга кирәк бу һөнәр ияләренә. Безнең сыйныф җитәкчебез Алсу апа Фәрзиевада бу сыйфатларның барысы да бар. Аны шуңа яратабыз, үз итәбез дә. Ул әле фән укытучысы булуы өстенә мәктәбебездә «Яшь хәбәрчеләр» түгәрәге, курчак театры студиясе җитәкчесе дә. Аның укучылары район, республика күләмендә уздырылган бәйгеләрдә призлы урыннар яулый. Җиңүләр җиңелләрдән бирелми бит. Бу аның компетентлы, чын мөгаллимә булуына тагын бер дәлил. Ул хөрмәткә лаек остазлардан.
Заманында яшь белгеч данлыклы Салавыч мәктәбенә эшкә килә. Люция Харисовна җитәкләгән коллективта аны бик җылы кабул итәләр. Әлеге коллективта бары үз һөнәри осталыгын күрсәткән укытучылар гына тупланган. Без укытучыларыбыз белән горурланабыз.
Алсу Габделбәровна! Киләчәк тормышыгыз да ак шатлык бураннарына уралып дәвам итсен. Якты хыялларыгыз тормышка ашсын. Сезгә чын күңелдән ихлас теләкләребезнең иң зурларын, иң-иң яхшыларын юллыйбыз. Сезгә әле киләчәктә дә күп-күп ак кышларны каршыларга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250