Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алар җиңү белән кайттылар!

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә елдан артык вакыт бар. Әзерлек эшләре исә бүгеннән үк башланды. Вакыт бихисап булса да, ветераннарның саны көнләп кимүне исәпкә алсак, эшләнәсе эшләрне үзбуйлыга куймыйча, ныклы контрольгә алу таләп ителә.

12нче сентябрь көнне район башкарма комитетының утырышлар залында Татарстан Республикасының Юстиция министры урынбасары Мөхәрләм Мансур улы Ибәтов катнашында үткән утырышта сүз нәкъ менә шул хакта барды.


Еллар узган саен әлеге бәйрәмнең әһәмияте үскәннән-үсә. Тик ни кызганыч, ветераннарыбызның саны гына кимегәннән-кими. Бүген районыбызда 45 Бөек Ватан сугышы ветераны гомер кичерә. Ә бит 9нчы майда гына алар 52 иде. Иң яшь дигәненә дә бүген 90-92 яшь, сәламәтлекләре дә нык какшаган, күбесе хәрәкәтләнә дә алмый. Менә шуңа да аларга кадер-хөрмәтне исән чакта күрсәтү, батырлыкларын үзләре барында мәңгеләштерү таләп ителә. Безнең әби-бабайларыбыз батырлыгын онытырга хакыбыз юк. Утырыш вакытында да әлеге фикер кат-кат яңгырады. Җирлекләрдә һәйкәлләрне тәртипләү, искеләрен яңарту, парклар төзү, укучыларны шәҗәрәләр төзү эшенә тарту, сугышта катнашучыларның тулы исемлеген булдыру кебек эшләргә игътибарны арттыру соралды.


Шөкер бүгенге көндә өлкәннәребезгә зур хөрмәт күрсәтелә. Программа нигезендә йортлар салына, өйләргә барып диспансеризация үткәрелә, аларга багышланган күпсанлы чаралар үткәрелә. Әмма бу чик түгел. Ветераннар һәрдаим үзләрен кайгыртуны сизәргә тиеш. Алар безгә тынычлык бүләк иткән буын, без аларга гомер буе бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250