Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аллеяда... сарыклар

Чистартмаган тирә-як, төзелеш материаллары белән бизәлгән капка төпләренә ияләнгән идек инде. Ә менә Батырлар аллеясына бәйсез сарыкларның хуҗа булуы моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән күренеш.

Чисталык комиссиясенең чираттагы утырышында Батырлар аллеясына хуҗа булган бәйсез сарыклар буенча төзелгән беркетмә биредә катнашучы беркемне дә битараф калдырмады. Юкса, әлеге җан ияләренең урыннары арканда яки абзарда булырга тиеш. Юк бит, нәкъ менә аллеяның чирәме кызыктырган сарыкларны. Беркетмә Р.Гыйбадуллин исеменә төзелә. Әмма ул: «Минекеләр арканда тора һәм алар кара муенчаклы», дип белдерә. Шуңа күрә әлеге хәлгә ачыклык кертү нияте белән тикшерү үткәрергә дигән нәтиҗәгә киленде. Ә менә Көшкәтбаш авылында яшәүче Г.Әкбәров үзен чисталык белән көрәшүче итеп танытты. Комиссиягә килгән вакытта ул тирә-ягын карточкага төшереп алып килгән һәм һәрберсе турында «тәмләп» сөйләде. Янәсе, күршеләрнең тирә-ягы да чиста түгел, дип аңлатасы килде аның. Әкбәровка беркетмә экология инспекторы М.Ибраһимов тарафыннан кызыл линиядән чыгып кара металл калдыклары саклаган һәм якын-тирәдәге чирәмне чапмаган өчен төзелә. Комиссия әгъзалары күпме генә аңлатырга тырышмасын, ул үзенең гаепсез булуын раслады. Шулай ук Түбән Кенә авылы гражданы Р.Садыйков та тирә-ягының чисталыгына салкын караган. Әлеге гамәле аңа ике мең сумга төште.
Ни кызганыч, соңгы арада тирә-юньне чистарту бары тик штраф салгач кына башкарыла. Еш кына күршеләр белән мөнәсәбәтләр бозылып, комиссия әгъзаларына да дорфа сүзләр әйтү очраклары ешайды. Шуңа да тирә-ягыбыз белән беррәттән күңелләребезне чистарту да артык булмас, җәмәгать.
Чисталык комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250