Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җан тәслим кыласың килмәсә, яшә!

Уфаның Черниковка бистәсендәге дәваханәдә, хәзер инде абруйлы 21нче дәваханәдә эшләүче табиб Радик Н. сөйләгән бер гыйбрәтле вакыйганы искә алыйк әле.

Ул чакта Радик югары белем алганнан соң яңа гына эш башлаган яшь хирург була. Ул кизү торган төннәрнең берсендә дәваханәгә бик каты кыйналган, берничә урыннан сөяге сынган, пычак белән телгәләнеп беткән, хәтта гаурәтенә кадәр буйга киселгән бер ирне китерәләр. Менә-менә җан бирәчәк бу бахыркайны күреп, кизүдәге хирургларның берсе дә аңа операция ясарга алынмагач, Радик үзе тәвәккәлли. Яшь белгечнең үзенә дә, башкаларга да сәләтен күрсәтү генә түгел, теге иркәйне коткарырга да теләге зур була. Операциянең ничә сәгать дәвам иткәнен бүген инде ул үзе дә хәтерләми. Ничек кенә булмасын, ямасын ямап, тегәсен тегеп, сынганын ялгап бетергәнче таң сарысы беленә. Шулай үлем чигендәге ирне әҗәл тырнагыннан йолып алып калып, яңадан “җыя” Радик. Аның бу тырышлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсен күреп, хезмәттәшләре дә аңа зур ихтирам белән карый башлый. Кыскасы, тиз арада савыгып, үз аякларында кайтып китә теге ир.

Менә бервакыт Радикка беренче катта ул гомерен саклап калган теге ир чакыруын хәбәр итәләр. Яшь табибның күңеленә шатлык-сөенеч җылысы, горурлык һәм канәгатьлек тойгысы йөгерә: “Менә бит рәхмәтле пациентлар да бар, аңа гомерен саклап калган өчен баш ияргә, чиксез рәхмәтләрен белдерергә килгәннәр! Бәлки әле рәхмәт йөзеннән берәр күчтәнәч тә алып килгәндер...” Шулай шатланып, канатланып очып төшә ул беренче катка, әмма теге ирнең караңгы чыраен күрү белән бик нык ялгышканлыгын аңлый. Тегесе исә операция нәтиҗәләреннән... ризасызлык белдерергә килгән икән! Баксаң, аның буйдан буйга ярылган гаурәтен теккән табиб ахыр чиктә гаепле булып калган, “иң җаваплы” вакытта ул, каһәрең, тегелгән урыннан тартылып, тиешле форма ала алмый икән!..

Ә менә күптән түгел булган хәл. Словакиянең Нитра шәһәрендәге нефтехимик техникумда физкультура дәресе вакытында бер студент спорт сөңгесен ялгыш читкәрәк ыргыта һәм ул сабакташына барып тия. Сөңгенең очы егетнең йөрәген тишеп үтә. 17 яшьлек үсмер күкрәгеннән сөңгене үзе тартып чыгара да спортзалдан уку-укыту үзәгенә барып җитә, шуннан “ашыгыч ярдәм” машинасы чакырталар. Дәваханәдә егетнең йөрәгенә катлаулы операция ясагач, аның күкрәгендә ун сантиметрлы җөй кала...

Кеше организмы кайчак түземлекнең, үлмәскә тыры­шуның, яшәүгә омты­лышның искиткеч мисалларын күрсәтә. Гродно шәһәрендә яшәүче Гранаткин фамилияле бер кеше белән булган хәл шушы хакта сөйли.

Район азык-төлек базасында кладовщик булып хезмәт салучы бу кеше кышкы бер кичтә урамнан өенә кайтып барганда үзенең кул астында эшләүче хезмәткәрен очрата. Анысының мотоцикл арбасына базадан урланган товарлар төялгән була. Ул кладовщик янындарак туктый да урлашу шаһиты булган җитәкчесенең башына ниндидер бик авыр нәрсә белән тондыра. Соңыннан бу карак аның гәүдәсен мотоциклына сала да, шәһәр читенә алып чыгып, агачлар арасындагы карлы бер чокырга ташлый. 22 көн үткәч кенә урман кисүчеләр Гранаткин мәетенә тап була һәм аны шәһәр моргына илтеп салалар.

“Үлеменең сәбәбен ачыклар өчен мәетне ярырга кирәк,” – ди прокурор. “Гәүдәсе эресен инде, иртән ярырбыз,” – ди табиб. Салкында 22 көн сусыз һәм азыксыз яткан кешенең исән калуына кем ышансын?! Әмма кеше ышанмаслык хәл – җылы бүлмәдә төн үткәргән кладовщикка җан керә!

Кеше ышанмаслык яшәүгә сәләтлелекне ничек аңлатырга соң? Бу сорауга күпмедер дәрәҗәдә җавап бирүче аңлатманы “программалаштырылган үлем” дип аталучы хәлне тикшерүче белгечләрнең фәнни хезмәтләреннән табып була. Ул, имеш, безнең һәрберебезгә тумыштан салынган. Моны, гадирәк итеп әйткәндә, түбәндәгечә аңлатырга мөмкин. Хайваннар дөньясының күптөрлелеген саклап калу өчен эволюция һәр тере җан иясенә генетик дәрәҗәдә капма-каршы ике программа салып куйган: яшәүгә омтылыш һәм үз-үзеңне юкка чыгару. Соңгысы бөтенләй булмаса, без, бәлки, бик озак яшәр идек. Шунысы да булгач, вакыт үткән саен күзәнәкләр яңарудан туктый, без картая башлыйбыз һәм ахыр чиктә җан тәслим кылабыз. Ә инде һәртөрле чирләргә һәм имгәнүләргә бирешмәүчәнлекне яшәүгә омтылыш дигән оптимистик дәрт, көч, гайрәт, дәрман белән аңлатырга кирәк. Әнә шул омтылыш бетсә, кеше гади генә томаудан да үлеп китәргә мөмкин, чөнки организм яшәү өчен көрәшүдән туктый. Ә бит, югарыда китерелгән мисаллардан күренүенчә, кеше организмының ныклык запасы искиткеч. Төчкерә башлагач та үләм икән дип яшәүчеләр, чыннан да, озак яшәми. Ә синең үләсең килмәсә, үлмә, тырыш, тырмаш, яшә!

Җан тәслим кыласың килмәсә, яшә!

https://kiziltan.rbsmi.ru/

фото: http://vseoplastike.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев