Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Арбор авылында «Ак яулыклы әбием» дип исемләнгән кичә үтте

Өлкәннәр декадасы уңаеннан авыл китапханәчесе Рафилә Һадиева 5 нче сыйныф укучылары ярдәме белән "Ак яулыклы әбием" дип исемләнгән кичә үткәрде.

Кунак итеп бишенчеләрнең әбиләрен-дәү әниләрен чакырды. Бәйрәм укучыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Оныклар әбиләргә үзләренең җыр-биюләрен һәм әзерләгән бүләкләрен тәкъдим иттеләр.
Һәм, ниһаять, әбиләргә дә сөйләр вакыт җитте. Ә аларның сөйлисе сүзләре, телисе теләкләре шактый җыелган. Якупова Мөкатдисә апа җыелышып, күрше авылдан мәктәпкә йөрүләрен, ярыша-ярыша черек бәрәңге җыюларын сөйләсә, Шакирова Гөлфия апа 4 нче сыйныфны тәмамлагач та, сиксән баш сарык карарга фермага килүен күз яшьләре аша безгә җиткерде. Зиннәтуллина Фирдәүсә, Галләмова Тәскирә һәм Назира апалар да авыр еллардагы балачакларын, яшьлекләрен сагынып искә алдылар.
Сагышлы-моңсу да, күңелле дә сөйләшүдән соң барысы бергә мул табын артында чәй эчтеләр. Әбиләр, тәмле чәйдән бигрәк, очраштырып сөйләштергән өчен Рафилә апага рәхмәтләрен җиткерделәр.
Өлкән кешенең әздән дә күңеле була, юктан да тула, дип әйтәләр. Бу кичә - моның ачык чагылышы булды.
Фото http://yandex.ru/images/search?img_url=http%

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X