Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл зар елый

Редакциябездә телефоннар бервакытта да тынып тормый.

Каядыр суны япканнар, кемнеңдер бакчасына күрше тавыклары һөҗүм ясаган. Юлларның начарлыгыннан, бәйсез этләрдән зарланып шалтыратулар белән беррәттән, игелек ияләре яки уңган, булган авылдашларының күркәм эшләре хакында да хәбәрләр алабыз. Ә беркөнне Пыжмара авылыннан булган шалтырату тирәнтен уйланырга мәҗбүр итте.
- Авылларны бетермәскә, яшь белгечләрне бирегә тартып авылга җан өрәбез дип сөйләп торалар, ә үзләре яшь белгечләрне 0,5 яки 0,25 процентка калдырып, аз хезмәт хакына эшләргә мәҗбүр итәләр. Яшь белгечләрнең күбесе гаиләле, ике-өч мең сум хезмәт хакына эшләп тормыш алып барулары ай-һай бик авыр шул. Яшьләрне авылларга тартырга була, әмма хезмәт урыннары һаман да кыскартуга дучар шул. Яшь гаиләләргә нинди ышаныч белән ике яки өченче балаларын алып кайтырга кирәк. Район үзәгендәге кайбер оешмаларның яшьләр белән шыплап тулганын күреп, йөрәк сыкрый. Яшь кадрлар авылларга кирәк түгелме? - ди әңгәмәдәшем.
Чыннан да, эшсезлектән тилмергән яшьләр Казанга китәргә мәҗбүр. Ә күп очракта ир-егетләр гаиләләрен авылда калдырып, башкалага акча эшләргә юл ала. Эшсезлек гаилә тормышына күп очракта тискәре йогынты ясый. Яшьләрнең эшсез, ә киләчәкнең, өметсез булуыннан күп авыллар бүген зар елый. Әнә бит авыл апалары да: «Эх, табасы иде чарасын, яшьләргә ярдәм итәсе иде», диләр. Мәктәптән соң урта һөнәри яки югары белем алып эшлим, матур киләчәк төзим дип, янып яшәүче егет-кызлар өчен борчылулары аларның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250