Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл табибларының һәр секунды санаулы

Авылда фельдшер булып эшләүчеләр арасында соңгы елларда эшкә керешүчеләр байтак.

Авыл җирендә яшьләр калмый, дип чаң сугабыз. Әлбәттә, бу күпмедер шулай да, тик, бөтен яшьләр дә авылны калага алыштырырга ашыкмый. Мәсәлән, авылда фельдшер булып эшләүчеләр арасында соңгы елларда эшкә керешүчеләр байтак. Алар: Алия Хәбриева һәм Людмила Закирова – Югары Субашта, Сылу Сибгатуллина – Көшкәтбашта, Татьяна Байманова – Тагашурда, Наталья Игнатьева – Арборда, Гөлчәчәк Гафурова – Салавыч Сәрдегәнендә, Лилия Иванова – Яңа Салавычта, Алия Галимуллина – Бөрбаш Сәрдегәнендә, Гөлчәчәк Әшрәпова Соснада эшли. – Ләкин шул ук вакытта кадрлар җитмәү проблемасы бар, – ди район үзәк хастаханәсенең өлкән фельдшеры Рания Мотыйгуллина. – Бүгенге көндә Карадуганда, Шубанда фельдшерлар юк, эшләүчеләр арасында декрет ялына китәргә җыенучылар да бар. Шуңа да фельдшерлар безгә бик кирәк.

Авылга кайтып эшли башлаган яшьләр арасында Кили авылында туып үсеп, бүгенге көндә Соснада хезмәт куючы Гөлчәчәк Әшрәпова да бар. Кечкенә вакытындагы хыялларына тугры калган кыз белән фельдшер хезмәтенең җиңел һәм авыр яклары турында сөйләшеп алдык.

– Бүгенге көндә мин әти-әнием белән туган авылымда гомер итәм. Алар инде лаеклы ялда, олы апам Гөлфинә Шәмәрдән бистәсендә яши, балалар бакчасында методист булып эшли, икенче апам Гөлгенә шәфкать туташы, гаиләсе белән Балтачта төпләнде.

Киләчәктә ак халат киеп, шәфкать туташы булып йөрүемне мин инде бала чактан ук күзаллый идем. Балалар бакчасында, мәктәптә түбәнрәк классларда укыганда да табиб булып уйный идек, кешеләргә ярдәм итәбез, дип хыяллана идек. Кечкенәдән күңелемә медицина якын булгангамы, мин бүтән һөнәр сайларга дигән уй белән яшәмәдем дә. Бу һөнәргә этәргечне миңа үзебезнең авыл фельдшеры, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Резидә апа Галимова бирде. Ул кайсыбыз гына авырып китсәк тә, өйгә килә, ярдәм итә иде. Авылда да аның ничек эшләгәнен күрәсең һәм шул вакыттан минем дә аның кебек кешеләргә ярдәм итеп, файда китерәсем килде. Гөлгенә апамның да медицина юлы белән китүе этәргеч булгандыр. Апам белән яшь аермаларыбыз хәйран, аның ничек эшләвен күреп тә мин үземә үрнәк ала идем. Тугызынчы сыйныфта нинди һөнәр сайларга дигән сорау тугач, мин якыннарыма медицина юнәлеше буенча китәргә теләвемне белдердем, шул чакта апам үз киңәшен дә бирде: «Фельдшерлыкка укы, киләчәктә фельдшер да, шәфкать туташы да булып эшли аласың», дип. 11 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Казан медицина көллиятенә укырга кердем. Укыган чакта авыр вакытлар да булды, ләкин хәзер әлеге һөнәрне сайлаганыма бер дә үкенмим. Аллаһыга шөкер дип эшлим, кешедән рәхмәт сүзләре ишетү дә, аларга ярдәм итә алу да бик сөендерә.

3 курста укыган чакта ук минем авылга кайтасы килү теләге көннән-көн көчәйде, шәһәрдә каласым килми иде. Шуңа да укып бетергәнче үк район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев, өлкән фельдшер Рания Мотыйгуллина янына кайтып, авылга кайтасы килүемне әйттем һәм эш булырмы икән дип сорадым. Алар берсүзсез ризалашып, укып бетер, кайт, урын булачак, диделәр. Һәм укып бетереп кайтуга ук мине Соснага эшләргә җибәрделәр. Ул чакта анда ике фельдшер эшли иде. Мин эшкә керешкәндә  Нәҗибә апа Фазылова гына эштә иде, икенче фельдшерның отпускада чагы. Нәҗибә апага мин бик зур рәхмәтлемен, көллиятне тәмамлаган килеш эшкә кереп китү бик авыр иде, ул миңа бик зур ярдәм итте, эшнең нечкәлекләрен өйрәтте. Соснада бер ай эшләгәннән соң мине Орга җибәрделәр. Анда үземә генә эшләргә бик катлаулы булды. Чит авыл, бер кешене белмәү дә каушатты сыман. Шул чакта миңа әлеге авылның фельдшеры Гөлшат та зур ярдәм итте, ул декрет ялында иде. Ул минем өчен зур терәк булды. Яңа укып бетереп кайткан яшь белгеч булганлыктан, авыл халкы да шикләнеп караган кебек иде, яшь булгач белмидер, дип ышанмаган чаклары да булды. Адаптация чоры озакка сузылмады, Ор халкы мине кабул итеп, матур итеп, аңлашып эшләдек, рәхмәт аларга. Орга ярты ел тирәсе йөреп эшләдем, аннан соң туган авылымда ел ярым фельдшер булып хезмәт куйдым. Инде елдан артык янәдән Соснада эшлим. Без монда ике фельдшер, хезмәттәшем Раилә апа. Без аның белән бик дус, тату булып эшлибез. Миңа аның белән эшләве рәхәт, чөнки инде аның тәҗрибәсе күп. Бөтен эшне бергәләшеп эшлибез. Алай эшләгәч тагын да җайлырак. Безгә хезмәт машинасы да бирелде, авылыбыз зур, бер башыннан икенчесенә йөрергә ул да эшне җиңеләйтте, – ди Гөлчәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл табиблар