Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылда яшәүче хатын-кызларның эш сәгатен арттырырга җыеналар

Янәсе, башкалар 40 сәгать эшләгәндә, авылда хатын-кызлар атнага 36 сәгать кенә эшләп тулы хезмәт хакы ала. Шул сәбәпле, авылда эшләүче хатын-кызларга эш көнен атнага дүрт сәгатькә арттырырга уйлыйлар.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында 36 сәгатьлек норманы гамәлдән чыгару яки саклап калу мәсьәләсен карыйлар, дип хәбәр итә “Известия” газетасы. Дөрес, әлегә бу мәсьәлә өйрәнү процессында гына, быелның беренче ярты елына РФ күләмендәге өч яклы комиссиянең чаралары планына кертелгән. Әмма планга кергән, “тел”гә кергән мондый “икеле-микеле” булып тоелган яңа идеяләрнең моңа кадәр тормышка ашырылып баруы күңелдә шикле уйлар уята. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре бу инициативага каршы чыгып кына берәр нәрсә үзгәрерме икән дисең. “Авылда тормыш сыйфаты сизелерлек күтәрелгәч кенә ташламаларны гамәлдән чыгарырга мөмкин дип уйлыйбыз”, — ди агросәнәгать комплексы профсоюзларының Рәсәй күләмендәге оешмасы рәисе урынбасары Галина Юрова.

 

Сораштыру:

Ә сез бу яңалык турында нинди фикердә?

–Чираттагы ахмаклык

–Каршы, әлбәттә

–Безнең фикер кемне кызыксындыра соң?

–Алдан борчылмыйк әле, бәлки кабул ителмәс

–Авыл хатын-кызлары болай да көн-төн эштә бит алар?!

–Ә Сез моңарчы атнага 36 сәгать кенә эшләдегезме?

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эш сәгате