Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Айлин»ны беләсезме?

Тегү тегә, чигү чигә кызларның уңганнары, дип җырлана җырларда. Бүгенге көндә чигү белән артык шөгыльләнмәсәләр дә, тегү салоннары ачу бик популяр санала. Конкурентлык зур булган заманда үзләре турында реклама ясамый гына эшләгән тегү салонының эшчәнлеге белән танышу теләге мине «Айлин»га алып килде.

«Элегрәк белмәдек, сезгә генә килгән булыр идек». «Стройремтех» җәмгыяте бинасында урнашкан «Айлин» тегү салонының иҗат җимешләрен күргәч әйтелгән сүзләр бу. Бүген биредә Гөлнара ханым җитәкчелегендә өч тегүче Гөлсинә Гаязова, Любовь Гаврилова һәм Алсинә Шәйхиевалар эшли. Кызларның һәрберсе тегүче һөнәрен үзләштереп, ательеда зур чыныгу алган хезмәткәрләр.
- Конкурентлык зур булган заманда рекламасыз гына эшләү хезмәтегезгә аяк чалмыймы? - дип кызыксынам.
- Һәр кешенең үз ипие. Шуңа да без рекламага мохтаҗ түгел. Конкурентлар күп булса да, шөкер, клиентларыбызның саны кимеми. Ике ел элек мәгариф учреждениеләре белән тыгыз элемтәдә эшли башладык. Уку формалары, әкият геройлары һәм бию костюмнары тегәбез, - ди Гөлнара ханым. Эшләгән һәм булдырган кешегә бернәрсә дә киртә түгел шул. Мин килгән көнне кызлар Куныр авылыннан кергән заказ буенча зал өчен ламбрекен тегәләр иде. Димәк, «Айлин» хакында район үзәгеннән 40 чакрым ераклыктагы авыллар да хәбәрдар. Әле алай гына да түгел, заказларны Казаннан да кабул итә башлаганнар. Бистәбезнең Знче номерлы балалар бакчасында үткән чыгарылыш кичәсендә катнашкан Казан кунагы «Айлин»ның хезмәт җимешләре белән нәкъ шунда таныша. Һәм озак та үтми башкаладан да заказлар килә башлый.
Тегүчеләр өйләр, оешмалар белән беррәтттән, яңа өйләнешүчеләрнең бүлмәләрен дә киендерә. Биредә күлмәк тегү, замок яки төймә алыштыру, пальто, туннарны кыскарту кебек заказлар да кабул ителә. Шулай ук концерт костюмнары да тегәләр. Башка тегү салоннарыннан аермалы буларак «Айлин» мөслимәләр өчен өс киемнәре тегү белән дә шөгыльләнә. Бәяләрнең чагыштырмача арзан булуы да эшчәнлеккә яхшы йогынты ясый.
Өйләрегезне зәвыклы, заманча итеп киендерергә, концерт костюмнарының үзенчәлекле һәм сыйфатлы булуын, заказларның тиз арада зур осталык белән башкарылуын теләсәгез, һич икеләнмичә, «Айлин»га мөрәҗәгать итегез.
Тегү салоны дүшәмбедән шимбәгә кадәр иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать бишенче яртыга кадәр төшке ялсыз, ә шимбә исә көндезге сәгать 12гә кадәр эшли. Рәхим итегез!
Рәсемдә: Гөлнара һәм Любовь Гаврилова эш вакытында.
(реклама хокукында)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250