Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Айзат Шәйхелмәрданов: “Сугышны мин төштә күрдем” (фото).

"Сугышны мин төштә күрдем", - диде Айзат Шәйхелмәрданов Чечня Республикасында контртеррористик операция үткәрелүнең 20 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан оештырылган чарада.

10нчы декабрьдә "Хыял"яшьләр үзәге белгечләре Балтач урта мәктәбе укучыларын дәшеп, Әфган һәм Чечня җирләрендә барган сугышта катнашкан хәрбиләр белән очрашу үткәрде.
Әфган җиреннән соңгы совет солдаты чыгарылуга 25 ел булу уңаеннан бирегә әфганчы райондашларыбыз да чакырулы иде. Иң элек сүз аларга бирелде. Район прокуроры урынбасары Фәрит Шәфигуллин, запастагы офицер һәм әфганчылар советы рәисе Фәрит Галимов һәм Хәлил Исеевлар укучыларга, бигрәк тә ир-егетләргә, Ватанны саклау төшенчәсенең әһәмиятен, армиядә хезмәт итүдән курыкмаска кирәклеген төшендерделәр. Аларның чыгышлары, чын мәгънәсендә балаларда ватанпәрварлык хисләре тәрбияләүнең ачык үрнәге булды.
Район прокуроры урынбасары Фәрит Гомәрович:
- ...Соңгы елларда армияне начар итеп күрсәтү гадәткә керде. Бу әти-әниләрдә һәм ир балаларда каршылыклы фикерләр уятты. Хәзер мондый караш кискен үзгәрде, армиядә тәртип урнашты. Ниндидер сәбәпләр табып, әти-әниләрегезнең барлы-юклы акчаларны сарыф итеп, хәтта әҗәтләргә батып, армиядән качып калу кирәкми. Ватан алдындагы бурычыгызны намус белән үтәп, хезмәт итеп кайту күпкә файдалырак. Хәзер хәрби хезмәттә булган егетләрнең дәрәҗәсе артты, -дип мөрәҗәгать итте укучы егетләргә.
Хәрби бәрелешләрдә булган бу абыйларның чыгышларын, әйткән сүзләрен тамашачы укучылар никтер зур игътибарга алмадылар. Укучылар тарафыннан кунакларга бер сорау да яңгырамады, ваемсызлык хөкем сөрде. Мондый мәгънәле очрашулар гел булып тормый, ләкин өлкәннәрнең үгет-нәсыйхәтен күңелләренә сеңдерерлек яшькә җитмәгәннәр әле дип балаларны акларгамы, әллә бу яшьтәге теләсә-нинди аудитория шулай эшләр иде дияргәме?
Шаккатыруы авыр аларны. Нишләтәсең бит, замана балалары?! Кайсыларыдыр планшетта сугыш уеныннан "тәм" таба, берәүләре телефоннарыннан смс хәбәр яза, икенче ишләре пышылдашып утыра. Бу күренешләр чараның азагына кадәр дәвам итте. Игътибар белән тыңлаучылар бармак белән генә санарлык иде. Бары тик экраннарда Чечня турында документаль фильм кадрлары пәйдә булгач кына укучыларда кызыксыну уянды.
Чечняда барган бәрелешләргә иң беренчеләрдән булып кергән ир-егетләребезнең берсе Айзат Шәйхелдмәрдановка сүз бирелде.
- Әйе, нәкъ шулай, сугышны мин төштә күрдем. Ул вакытта 10нчы сыйныфта укучы егет кенә идем әле. Хәрби киемнән, кулларга автоматлар тотып, чын сугышчылар сыман төшемдә сугышканым - гомердә онытылмаслык хатирә булып калды... Күпмедер вакыт үткәч әтиемә дә сугышта булачагымны искәртеп төш кергән.
Төшләребез рас килде. 1994нче елда Зәйдән безне автобусларга төяп сугышка алып киттеләр, 1996нчы елда әйләнеп кайту насыйп булды - дип сүзен хатирәләре белән уртаклашудан башлады тумышы белән Актаныш якларыннан булган, район мәдәният үзәге директоры Айзат Шәйхелмәрданов, - Сугышның төрле чагы булды.
Тынычрак вакытларда сәнгать белән шөгыльләнеп алырга, гармунда уйнап юанырга, хат язарга да вакыт таба идек. Әле шушындый кечкенә блокнотларыбыз да бар иде. Монда төрле вакыйгалар сурәтләнгән, хис-кичерешләр һәм мәрхүмнәрнең исемнәре урын алган, - дип, куен кесәсеннән ачы сугыш елларының тере ядкаре булган кызыл тышлы блокнотын да алып күрсәтте ул укучыларга.
Очрашуда шулай ук 2004нче елда Беслан шәһәрендәге мәктәпне террористлар кулга алган операциядә балаларны коткаруда катнашкан, Нормабаш авылы егете Рәйхан Шаһимәрданов та бар иде. Тик кызганыч, ул үзенең кичерешләре белән уртаклашмады, ә укучыларны армия сафларында һәм контракт белән хезмәт итүнең әһәмиятле яклары белән таныштырды, киңәшләрен бирде.
"Соңгы елларда егетләр генә түгел, ә гүзәл затларыбыз арасында да хәрби хезмәткә китәргә теләк белдерүчеләр барлыкка килә башлады. Сез бу мәсьәләгә ничек карыйсыз, кызлар?" - дип мөрәҗәгать итте чараның оештыручысы, "Хыял" үзәге белгече Энҗе Сабирова. Җилкәләр сикертү белән генә җавапланган кызлар, сораудан югалып калдылар. Бу хакта бер дә уйлап караганнары булмаган ахрысы. Чөнки әлегә моның белән барыбер килешеп бетеп булмый бит , кызлар - булачак әниләр, гаиләдә калырга, башкача тәрбия алырга тиеш сыман. Бу - язылмаган канун безнең өчен.

Нинди генә очракта да күкләребез аяз, ил-көннәребез тыныч булсын, дип телибез. Канкойгыч сугышлар, бер гаепсезгә кырылган гомерләр, зур югалтулар һәм ил өстенә килгән афәт башка кабатланмасын, ә булганнары тарихта калып, сабак булып кына торса иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250