Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм уңаеннан...

Ел саен 19 мартта Россиядә Су асты диңгезчеләре көне билгеләп үтелә.

Бу уңайдан район хәрби комиссары Васыйл Вәлиев, флотчы ветераннарның район оешмасы  рәисе Наил Хөснетдинов үзләренең котлауларын җиткерәләр:

 –  Су асты диңгезчеләрен тулы хокук белән диңгез флоты элитасы дип саныйлар. Су асты көймәсе диңгезчесе исеме – ул зур горурлык. Алар көчле рухлы һәм бар яктан сәламәт егетләр,  төп сыйфатлары – нык ихтыярлы, батыр, җаваплы. Су асты диңгезчеләренең психологиясе дә үзенчәлекле. Алар штаттан тыш хәлләрдә югалып калмаска, һәрвакыт әзер булырга өйрәнгән. Илебез чикләрен иксез-чиксез, хәтта төпсез зур су асларында саклау ул кыюлык кына түгел, ул гаять зур ныклык сорый, – диелә котлауларда. Шушы уңайдан, Ватанны саклаучылар паркында 19 март көнне сәгать 9да диңгезчеләр флагы күтәреләчәк, соңыннан «Дулкын» бассейнында диңгезчеләребез, якташыбыз, адмирал Марс Искәндәров истәлегенә ярышларда катнашачаклар.  Курку белмәс райондашыбыз, атом су асты көймәсендә  14 ел хезмәт иткән Радик Сабиров турындагы язманы 6 биттә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Су асты диңгезчеләре көне