Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бакчага барган идек

Ниһаять, март та җитте... Кыш буена «йокымсыраган» күңелләр яз килүен түземсезләнеп көтте. Әмма яз әлегә ашыкмый, кыш та китәргә теләмичә, суыкларын ныгыта гына. Шуңа да карамастан, язның беренче атналары ук безгә әниләр, әбиләр, хатын-кызлар бәйрәмен алып килде. Бу бәйрәмне башлап җибәрүне балалар бакчалары үз өстенә алдылар.

Безне дә 5нче март көнне «Салават күпере» балалар бакчасына нәниләребез бәйрәм иртәсенә чакырдылар. Балалар мәш килеп әзерләнәләр, ә без аларны залда түземсезләнеп көтәбез. Урамда салкын, ә залда яз атмосферасы: бар җирдә чәчәкләр, яфрак яра башлаган каен, кояш...
Менә безнең йөрәк җимешләребез дә күренде. Алар шундый матур, көләч. «Әниләр бәйрәме»н көтеп алганнары йөзләреннән күренеп тора. Матур көй астында, кулларына чәчәкләр тотып килеп керделәр алар залга. Бәйрәмне тәрбиячеләре - Елена Петровна һәм Гадилә Мәхмүтовна ачып җибәрде. Бик күп җылы сүзләр ишеттек. Бәйрәм иртәсе «Казлар - аккошлар» әкиятенең сюжетына корылган иде. Монда Аленушка, Иванушка, әти-әниләре, казлар - аккошлар, су кызы, убырлы, каен образлары бар иде. Бәйрәм бик бай эчтәлекле, җанлы һәм күңелле булды. Әниләргә, дәү әниләргә багышланган җырлар җырланды. Музыка җитәкчесе Дамира Дамировнаның тырыш хезмәте, үз эшенә җаваплы карашы балаларның чыгышында ачык чагылыш тапты. Бәйрәмдә бик күп биюләр башкарылды. Биюләрне куюда Ләйсирә Ингелевнаның өлеше бик зур. Ул балаларны якын итеп эшли, алар белән бергәләп бии, балалар да аны үз итәләр.
Бәйрәмдә әниләрне дә тик кенә тотмадылар: убырлы безнең «арган аякларны» яздырырга мәҗбүр итте, бергәләшеп биеп алдык. Бәйрәмнең ахыргы мизгелләрендә алтын бөртекләребез безгә үзләренең бүләкләрен тапшырдылар, матур, җылы теләкләрен ирештерделәр. Без бәйрәмнән бик канәгать калып, күтәренке кәеф белән өйләргә таралыштык.

Фото интернет челтәреннән алынды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250