Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Баламны аракыга түгел, мужикка да алыштырмыйм»...

Җәмгыятебездә эчүчелек белән бергә гаиләләрдә  тиранлык та тамыр җәя, ата-анага хөрмәт дигәнең дә бетә бара, балалар хәтта әти-әнигә кул күтәрергә, сәламәтлекләренә зыян салырга да батырчылык итә. Иң аянычлысы, әлеге хәлләрнең тыныч саналган Балтач районда булуы.

Балигъ булмаган балалар эшләре  комиссиясенә эләккән бер хатын “эчүеңне ташлап туры юлга басмасаң, балаларыңны алабыз” дигәч, комиссия вәкилләрен “Баламны аракыга түгел, мужикка да алыштырмыйм...”,  дип ышандырыга тырышты. Ярый да әлеге сүзләр тукран тәүбәсе генә булып калмаса. Биш баласын ялгызы тәрбияләгән, инде өч баласы зурлар, ә ике кечкенәсе мәктәп яшендә булган ананың аракы белән бөтенләй дуслыгы булырга тиеш түгел дә... Тик шайтан котыртуы хатынның үзеннән көчлерәк булып чыга. Инде ана кешегә соңгы срок бирелде.

Салып кайткан әтиләрнең өйгә кайткач тавыш чыгаруыннан баланың зыян күрүен, бу гамәлләрнең аларның психикасына зур йогынты ясавын, тавыш-гаугаларның беркайчан да эзсез узмавын аңлар өчен күп тә кирәкми шикелле. Әмма авызга аракы керү белән болар онытыла шул, сүз арты сүз ияреп, тавыш чыга, аннан кул да күтәрелә. Ә болар бала күңелендә авыр яра булып кала. Өлкәннәргә карата нәфрәтнең дә башлангычы шушылардан хасил була.

Районыбызда яшәүче бер яшүсмернең әти-әнисенә кул күтәрүе, әле алай гына да түгел сәламәтлекләренә зыян салуы бернинди калыпларга сыймый. Шуның кадәр нәфрәт каян килгән диген? Әйтергә кирәк, бу күренеш бер көнлек кенә вакыйгаларны үз эченә алмый. Комиссиядә катнашкан журналистларның  максаты да кеше хәсрәтен фаш итү түгел, ә калганнарны мондый ялгышлардан саклануга гына өндәү. Һәр матур башлангычның да, һәр бәхетсезлекнең дә башы гаиләгә барып тоташа. Без үскәндә беркемне дә көйләмәделәр, хәзер балалар узынган дигән сүзләрне әти-әниләрдән еш ишетергә туры килә. Дөрес, әмма ничек кенә баналь тоелмасын хәзер заманы башка. Бала тәрбиясендә урыны-урыны белән кырыслык  та, вакыты белән йомшаклык та таләп ителә. Кешеләр төрле булган кебек, гаиләләр дә, андагы тәрбия алымнары да төрле булырга мөмкин. Әмма шунысы хак, бала безнең дәвамчыбыз, аның киләчәге дә безнең кулларда. Аны аракыга да, мизгеллек кенә булган рәхәтлеккә дә алыштырырга беркемнең дә хакы юк. Ни чәчсәң шуны урырсың, ди халык мәкале. Чәчәр өчен, беренче чиратта, туфракның да яхшы булуы кирәк. Шуны онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев