Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Балтач санитары” яки барыбыз да шулай уйласа...

Соңгы яуган яңгырлар белән күп урыннарда, капка төпләрендә карлар эреп бетте. Кояш караган көннәрдә аларны тырмалау, себерү үзе җан рәхәте.

Балтач урамында иртән эшкә баручылар көн дә өстенә кишер сары төстәге жилет кигән, велосипед “иярләгән”, велосипед артындагы махсус әрҗәгә капчык утырткан урта яшьләрдәге ир-атны күрми калмыйдыр. Әле урамның бер ягында, бераздан икенче ягында, тукталышлар ясап, юл читләрендә, тыкрык чатларында аунап яткан чүпләрне җыештырып, капчыкка тутыручы бу кешегә игътибар итми мөмкин түгел. Редакция каршында чүп җыярга туктаган чагын туры китереп, әлеге “Балтач санитары”, үз эшенең фанаты  Рәшит Хаҗиев белән без дә сөйләшеп алдык.

–Кайберәүләр, беренче күрүчеләрдер инде, гаҗәпләнеп, аптырап карап китә. Җыюдан мәгънә юк бит, ник газапланасыз, дип аңлаучылар да, рәхмәт әйтеп китүчеләр дә бар. Күпләр ияләнде инде. Беренче елны гына җыймыйм бит, – ди ул. – Башта торак-коммуналь хуҗалыгына карадым, хәзер “Благоустройство” ширкәте эшчесе булып саналам. Бөтенесе унбиш еллап җыям инде. Эш урынында травма алдым да, җиңел эш дип тәкъдим иттеләр. Менә шулай эшләп киттем.

“Җиңел эш” саналса да, Рәшит әфәнденең эше җиңелләрдән түгел. Ул җаваплы булган территорияне көненә бер генә тапкыр урап чыгу, чистарту өчен дә шактый вакыт кирәк. Бистәнең Ленин урамы (Кече Лызи-Норма чикләренә кадәр), Казан юлы (боҗрага кадәр), Нариман, мәктәп урамнары... – кыскасы, халык та, транспорт та иң күп йөри торган, халык күз алдында булган урамнар. Берүзегез ничек җитешәсез дип сораган идек, баксаң, язгы чорга өстәмә ике кеше чыгаралар икән.

–Тик аңа карап чүп кенә һич бетми, – ди ул. – Ничә кеше җыештырсаң да, артыңнан ук, әле синең күз алдыңда машинадан барган көйгә шешәдер, вак-төяк пакеттыр, тәм-томнан калган кәгазьләрдер... – барысын да атып китүчеләр бар. Миңа андыйларны номерларын язып ал да, тиешле урыннарга җиткер диләр. Кешеләр белән ачуланышып йөрисе килми. Шул ук вакытта иртә белән генә җыештырган юл читендә инде кичкә тагын шуның кадәр чүп-чар күргәч, ачу да чыга...

Иртән биштә юлда инде ул. Көндез техника күп чагында үзәк урамнарда йөрерлек булмый, шуңа күрә юллар буш чагында җыеп калырга тырыша икән. “Чүп җыйнау канга сеңгән инде, кая гына барсам да, үземнең территория булмаса да, иң элек шулар күзгә ташлана, чүп күрсәм, алмый китә алмыйм”, – ди Рәшит.

Их, барыбыз да шулай уйласа, шулай эшләсә икән! Ул чакта махсус икеайлыклар игълан итәргә дә, авылдан-авылга, урамнан-урамга йөреп рейдлар үткәрергә дә кирәк булмас иде. Кемнәрнедер комиссия каршына чакыртып ачуланулар, үпкәләүләргә дә юл калмас иде. Мондый идеаль җәмгыятькә җитәргә бик ерак шул әле. Киресенчә, үзебезнең тирә-ягыбызны булса да җыештырасы, тәртиплисе урынга, кемнәрдер җыештырганның да кадерен белмибез бит. Өлкәннәр димим, мәктәп балалары өмәләр үткәреп чистарткан урыннарга да бернинди икеләнүсез чүп ташлаучылар да, инде пакет-капчыкларга тутырган чүпләрне ике авыл арасындагы юл читләренә ташлап китүчеләр дә бар, кызганычка. Юкса, авылларда чүп җыюлар белән бернинди проблема юк, һич югы: “Акчасын түлибез бит, чүбен дә алып китсеннәр”, – дип уйлап кына булса да, ул тутырылган чүпләрне аерым көннәрдә капка төпләрендә калдырганда кешеләрчә булыр иде.

Соңгы яуган яңгырлар белән күп урыннарда, капка төпләрендә карлар эреп бетте. Кояш караган көннәрдә аларны тырмалау, себерү үзе җан рәхәте. Тынгысыз хуҗалар шулай эшләде дә инде. Авыллар арасында, авыл эчендә полиэтилен чүп капчыклары күтәргән җирле үзидарә хезмәткәрләре дә күренә башлады. Редакциябезгә Чапшар башлангыч мәктәбе укучыларының авыл урамында өмә үткәрүләре турында мәгълүмат та килеп иреште. Димәк, кыштан калган, кар астыннан чыккан чүп-чардан арына башладык дигән сүз. Аларга яңалары өстәлмәсен иде дә...

Быел районыбызда “Иң чиста авыл”, “Иң чиста урам”, “Иң чиста йорт” бәйгесе үткәреләчәк. Җиңүчеләр район Сабантуенда бүләкләнер дип көтелә. Шулай ук иң чиста оешма-предриятие, оешмалар, фермалар да ачыкланачак. Алары чисталык белән беррәттән чәчәкләр үстерүдә дә ярышып, җиңүчеләр республика көнендә ачыкланачак. Әлеге бәйге шартлары турындагы нигезләмә белән соңрак таныштырырбыз. Без исә үз чиратыбызда шушы юнәлештә үрнәк-өлге булганнарны да, шул ук вакытта “антирейтинг лидерлары”н да газета битләрендә яктыртачакбыз.

Гөлсинә Яруллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев