Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачка барам әле...

Бармыйча булмый әле. Аллага шөкер, сәбәбе чыгып кына тора. Мин үзем хәзер айлык түләү квитанцияләрен ниндидер бер шом белән көтә башладым.

Коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазьләре Чепья коммуналь хуҗалыгыннан килгәндә бар да дөрес була, кайгы юк иде. Ә менә август аеннан аларны бердәм хисап үзәгеннән (ЕРЦ) җибәрә башлагач мәшәкать артты. Үзем чутлаган белән чагыштырып карыйм да, чагышып ук бетми чукынчык. Әмма квитанциядә дөрес булмаган санны компьютерга кереп төзәтеп тә булмый икән. Шуңа күрә, ничек түләсәм дөрес була икән дип Балтачка барып, үзәктәгеләр (ЕРЦ) белән сөйләшәм башта. Тир түгеп тапкан акчаның тиене дә кадерле бит.
Уты белән дә бер проблема. Хәер, анысы яңа программага күчергәч, күпләр белән булды бугай. Без бер ишегалдында ике йортта ике гаилә яшибез. Теркәү палатасында эшләүчеләрнең хатасымы, ваемсызлыгы беләнме, 2010нчы елда салынган йорт та, 1976 елда салынганы да бер номер астында йөри. Шуның аркасында күпме аңлашылмаучылык, буталчыклык килеп чыкканын язып торасы килми. Ут квитанциясе уртак булгач, түләнгән сумма төрле счетчикка куелган. Ярар, оешмаларында көн алып утырып, анысын рәтләттем инде. Киләсе айга ни рәвешле килер - табышмак. Ут димәктән, авылның бер абруйлы гына абыйсы ике еллык квитанцияләрен күтәреп барган. Аларында гаепне таба алмагач, өченче елгысындадыр, дип, язылган шактый гына сумманы түләткәннәр. Компьютер белеп әйтә шул. Компьютерда берәүләрнең фамилиясе бөтенләй юк, димәк, квитанция дә юк. Калганын үзегез уйлагыз.
Менә газ оешмасының квитанциясе үзе гади, аңлаешлы, артык сүз дә, сан да юк - барысы да ярылып ята. Ничә еллар инде яңа программа да кертмиләр, ялгыш саннар да язмыйлар. Әле бәйрәмнәр белән дә котларга онытмыйлар. Аларның да компьютерлары дөрес әйтә. Инде бар да тәртипләнде бугай бу айда дисәм, оныкның бакчага түләгән взносының кире кайта торган өлешенең соңгы айларныкы күчмәгәне беленде. Социаль яклау бүлегенә шалтыраткач, түләгәнегез бөтенләй күренми, диләр. Бу юлы шул акчаны эзләп бардым. Бухгалтер компьютерында күренә түләгән взнос, социаль яклау бүлегендә юк. Урам аркылы чыкканчы кая киткәндер. Табарга вәгъдә итеп калдылар әле. Ышанып кайттым. Киләсе елда булыр, диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250