Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта беренче документларны кемнәр алды?

Район ЗАГС бүлегендә Балтач районының яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы үтте.

ЗАГСта әлеге төрдәге танатаналы чараларны үткәрү күркәм гадәткә әйләнеп бара. Кеше тормышында күп чорлар: туу, гаилә хәлен үзгәртү, гаиләгә кагылышлы документларны алу – барысы да ЗАГС бүлеге белән турыдан-туры бәйләнгән. Шулай ук мондый чараларны үткәрүдә яшүсмерләрнең аңында “Рәсәй гражданины” аңлатмасының дәрәҗәсен күтәрү, актив гражданлык юнәлешләрен, ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүгә аерым игътибар бирелә.

Бәйрәмне район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин ачып җибәрде, яшьләргә илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүен теләде. Чарада шулай ук район башкарма комитеты яшьләр бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшан Вафин, күпфункцияле үзәк хезмәткәре Әлфия Сабирова катнашты. “Яшь гвардия” оешмасы җитәкчесе Зилия Мортазина укучыларга ихлас теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Балтач районы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Камалова яшь буынга үзебезнең тамырлырны беркайчан онытмаска, гореф-гадәтләребезне сакларга һәм намуслы кеше булып үсүләрен теләде. Балтач районы буенча миграция сораулары буенча бүлек җитәкчесе Рамиль Хафизов балаларга матур теләкләрен юллап, тантаналы рәвештә мөһим документны тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паспорт тапшыру