Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта кино сәнгате аша милләтара дуслыкны ныгыталар

Радик Михайлов җитәкләгән, бу як төбәкләрдә бездә генә сакланып калган Балтач район кино челтәре дирекциясе кино сәнгате аша балаларда дөньяга тигез караш, толерантлык хисләрен булдыруда, милләтләр арасында дуслык җепләрен ныгытуга үзеннән зур өлеш кертә.

Бу оешма тәкъдим иткән «Древо жизни» дип аталган, Канада режиссеры төшергән һәм 2006 елда Казан фестивалендә күрсәтелгән кинофильм нәкъ менә 2 бер туган мөселман балаларыныӊ фикерләве аша төрле диндәге кешеләр арасында тигез, аӊлашып аралашу мөмкинлеген күрсәтә. Бәйрәмнәрнеӊ төрле булуы да аерым концессия вәкилләре арасында бары матур мөнәсәбәт урнаштырырга ярдәм итәргә мөмкинлеге дә бу фильм дә ачык чагыла.
29 сентябрьдә Балтач гимназиясендә, 30 сентябрьдә Балтач урта мәктәбе укучыларына тәкъдим ителгән бу фильмны караганннан соӊ Балтач район прокуроры Зефер Абитов, имамнар Илшат һәм Радик абыйлары укучы балалар каршында чыгыш ясадылар, бүгенге аеруча катлаулы дөньяда тату, милләтара низаглар булдырмыйча яшәргә чакырдылар, бәйрәмнәр балаларныӊ нинди диндә булуына кармастан, ул балачак бәйрәме буларак кабул ителергә тиешлегенә басым ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250