Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта “Полиция Кыш бабае” балаларга бүләк өләшә.

Районыбызда һәр ел саен Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан спиртлы эчемлекләр куллану аркасында балаларына тиешле тәрбия бирә алмаган әти-әниләрнең балаларына ярдәм итү йөзеннән, "Полиция Кыш бабае" акциясе үткәрелә.

Ата-ана назын тиешле дәрәҗәдә күреп үсә алмаучы балаларга күчтәнәч-пакетлар бирелә.
Бу чарага изгелек эшләргә теләге булган һәркем кушыла ала. Аны елның-елында традицион рәвештә Балтач бистәсеннән Фаил Габдрахманов башлап җибәрә. Ул үзенең бүләкләрен полиция бүлегенә алдан ук биреп куя.
Хөрмәтле райондашлар, әгәр сезнең арагызда да акциягә кушылырга теләк белдерүчеләр булса, шушы көннәрдә район полиция бүлегенә 15нче кабинетка мөрәҗәгать итә ала.
Фото: http://progorod43.ru/news/view/131794

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250