Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Батыр Чепья мәктәбендә укый

Шушы көннәрдә Чепья урта мәктәбендә күңелле вакыйга булып узды. 10-б сыйныфы укучысы Арина Кондратьева "Янгында батырлык һәм намуслылык" медале белән бүләкләнде. Әлеге бүләк үз героен 11 елдан соң эзләп тапты.

Ничек инде алай? Без бу кыз белән көндәлек очрашып торабыз, ә аның шундый зур батырлык эшләгәнлеге, үзеннән тыш, тагын ике кешенең гомерен саклап калганлыгы турында белми дә йөргәнбез.
Бу хәл 2004 елның 20 мартында Мари республикасы Лопова авылында була. Ул көнне 6 яшьлек Лена бертуган апалы-энеле 5 һәм 3 яшьлек Арина белән Давид Кондратьевларга кунакка килә. Әти-әниләре балаларны күңелсезлекләрдән сакларга теләп, өйдә бикләп калдыра. Бу вакытта авылда балалар бакчасы булмый, шуңа да әти-әниләре эшкә киткәндә алар бикле өйдә кала торган булалар.
Әмма Давид шырпы табып ала һәм аның белән уйный башлый. Очкын уенчыклар тартмасына төшә, ут телләре акрынлап башка әйберләргә таба үрмәли. Өй эче төтен белән тула. Арина йөгереп верандага чыга, әмма ишек бикле. Нишләргә?
Кыз тиз генә чүкеч ала да тәрәзәне вата һәм башта энесен,аннан дус кызын җылы итеп киендереп тәрәзә аша урамга чыгара. Ә үзе киенергә өлгерми кала, чөнки бу вакытта инде ут бөтен җирне чолгап алган була. Һәм ул җиңел киемнәрдән генә карга сикерә. Янгын өйгә бик каты зыян китерә, ә балалар Аринаның батырлыгы һәм кыюлыгы аркасында исән калалар.
Мари эль Республикасыныӊ Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы вәкилләре Аринага медаль һәм истәлек бүләкләрен бөтен мәктәп укучылары каршында тантаналы шартларда тапшырдылар. Яшь батырны һәркем аягурә басып кул чабып тәбрикләделәр.
Бу минутларда һәр укучыны үз иптәше белән горурлану хисләре яулап алган иде.. Мәктәп укучылары арасында шундый чын батырлар булуы бик куанычлы. Якыннарга булышу гадәти эш дияр кайберәүләр. Тик мондый очракта кечкенәләр түгел зур кеше дә югалып калырга мөмкин. Ә Арина өч кешенең гомерен саклап кала. Без синең белән горурланабыз, Арина!
10-б сыйныфы укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250