Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белем көне белән! (сәхифә)

Менә тагын укулар башлана. Беренче кыңгырау, беренче дәрес, өч ай буе ял итеп, көч туплаган балаларны кабат бергә җыя, мәктәпләр укучыларның шат авазына күмелә, яңа уку елына старт бирелә. Хәерле сәгатьтә булсын! Белем үрләрен яулаганда зур уңышлар, тел ачкычлары насыйп булсын үзегезгә.


Укытучыларыма!
Төрле фәннән белем бирүчеләр! -
Барыгыз да миңа якын сез.
Буй җитмәслек таулар кебек күрәм,
Әллә көмеш, әллә алтын сез!

Гомерегез сезнең балаларда,
Сезнең белем, уйлар бик тирән.
Безнең өчен тирән борчуда сез,
Зур йөрәкле бит сез, мин беләм.

Тормыш - диңгез, чиксез дәрья бит ул,
Тирәнлеген белеп мин керәм.
Чиксезлектән мәгънә табу өчен,
Сезнең ярдәм кирәк, мин беләм.

Мөгаллимнәр, изге кешеләр сез,
Күпме җылы бардыр бу сүздә!
Барыгыз да бик-бик кадерле сез,
Барыгыз да якын сез безгә!
Гөлзилә ГАФУРОВА Иске Салавыч авылы



Укулар җитте
Каникуллар тәмам. Алда яңа уку елы. Балалар җәйге ялны ничек үткәргән? Алар укырга әзерме? Сүзне аларга бирик.


РАМАЗАН: «Мин быел икенче сыйныфка барам, зур үстем инде. Ял иткәндә укытучыларымны, иптәшләремне бик сагындым, укыйсым да бик килде. Мәктәбебез матурайгандыр инде, чөнки җәй көне аны ремонтладылар бит».


ГӨЛИНӘ: «Сагынып көткән яллар үтте дә китте. Ял итүләр бик рәхәт инде ул. Быелгы ял аеруча күңелле узды. Җиләк җыярга да, су коенырга да йөрдек, дуслар белән кич тә чыктык, Казанга барып кунак та булдык. Сыйныфташларымны, укытучыларымны бик сагындым. Нигәдер парта арасына гына утырасы килми әле. Әмма укырга булгач, укырга! Тырышырга кирәк, ялкауланырга ярамый».


АЛСУ: «Быелгы «Белем бәйрәме» минем өчен бик истәлекле, чөнки мин 11нче сыйныфка укырга барам. 10 ел уку чоры 10 көн кебек үткән дә киткән. Быел безнең өчен зур сынау елы. Җәйге ялда рәхәтләнеп ял итеп, күп көч туплап укырга килдем. Мәктәбемне, укытучыларымны бик сагындым. Каникулда «Романтик» ял лагеренда булдым. Универсиада чорында Казанга бардым. Әти-әнием белән чит илгә дә чыктык».


ӘМИР: «Мин өйдә генә ял иттем. Әти белән әнигә булыштым, сеңлемне карадым. Әле бераз ял итәсем килә. Каникулда күңелле бит: укыйсы да юк, өй эшләре дә бирмиләр».



Уку
«Укысаң - белерсең, белсәң - ирешерсең»
Диелгән бит элек-электән.
Укыганнар җиңәр, гыйлем алга илтер,
Чөнки белем көчле беләктән.

Белемсездән эш тә чыкмый,
«Белем йөрәккә куәт».
Үрләргә менәсең килсә,
Укырга кирәк күбрәк.
Энҗе ЗЫЯТДИНОВА Карадуган авылы



Иңнәргә канат куючы
Мәктәп, укытучы, укучы... Шушы сүзләр бер-берсенә бик тыгыз бәйләнгән. Иксез-чиксез тормыш дәрьясында сынмаслык, сыгылмаслык итеп иңнәремә канат куючы, барыр юлларымны яктыртучы маяк булып кабынучы, таянычым син минем, мәктәбем. Сүзем Иске Салавыч авылы мәктәбе хакында.

Гаиләбез белән шушы авылга күченеп кайткач бу якты, җылы мәктәп мине үз кочагына алды. Ишектән атлап кереп класска таба юнәлдем. Мәктәп директоры Люция Закирова үзенең киң күңелле, олы җанлы, бик белемле һәм таләпчән булуы белән хәтеремдә саклана. Ул безне математика фәненнән укытты. Безнең өчен вакытын, көчен кызганмады. Түзем һәм сабыр булды.
Сыйныфтагы укучыларны зур, тату гаилә итеп туплауда сыйныф җитәкчебез Гөлсинә Габделфәрт кызының өлеше бик зур. Белем бирү белән беррәттән, киңәшчебез, ярдәмчебез, сердәшчебез, ныклы таянычыбыз булды.

Ә иң якын сердәшем, иң кадерле укытучым Гөлшат Рашатовна булды. Ул миңа иҗат өлкәсендә үсәргә, танылырга ярдәм итте. Үзенең төпле киңәшләрен бирде. Йөрәк түремнән чыккан иҗат чишмәмә юл ачты, еракларга агарга, ургылырга көч бирде.
Иске Салавыч урта мәктәбе үзенең онытылмаслык хатирәләре белән күңелемдә гомергә сакланыр. Бүгенге көндә Арча педагогия көллиятендә укыганда да укытучыларым биргән тирән белем һәм күнекмәләр базасы бик нык ярдәм итә. Үзем еракта булсам да, уйларым гел сезнең белән янәшә. Сагынып искә алам, сагынып кайтам. Барлык укытучыларымны, мәктәбем коллективын «Белем көне» белән котлыйм. Тынгысыз хезмәтегездә зурдан-зур уңышлар, матур эшләр, яңа ачышлар, яңа үрләр, сәламәтлек, гаилә бәхете телим.
Гөлзилә ГАФУРОВА



якташыбыз яза
Кайттым әле мәктәбемә
Бөрбаш урта мәктәбендә 1нче сыйныфта укыйбыз, хәрефләрне өйрәнеп бетереп, инде сүзләрне җөмләләр итеп җыеп, укый башлагач, бик күңелле Әлифба бәйрәме булды. Иске мәктәпнең какшаган идәннәре 10нчы сыйныф укучылары биегәннән генә түгел, без сабыйлар биегәнгә дә атынып тора иде. Шуннан соң күпмедер вакыт үтте, гадәти бер уку көне иртәсендә елга аша чыгып тауга күтәрелсәк, дөрләп мәктәп яна. Инде кайда укырбыз дип кайгырышып, елап өйләребезгә кайтып киттек.

Бу вакыйгалардан соң инде бик күп еллар узды, хәзер уйлыйм, ул еллардагы мәктәп директоры Эльбрус Исмаев ниләр кылгандыр, ничек шулкадәр булдыра алгандыр, әмма бер атна да узмады, беренчедән унынчыга кадәр һәр класс төрле биналарда булса да укый идек инде. Кадерле укытучыларыбызга рәхмәт, экстремаль шартларга карамастан, дәресләр һәрвакыт югары дәрәҗәдә оештырылган, төрле методик чаралар кулланылган. Моны мин мәктәпне бетереп Алабуга дәүләт педагогия институтына кереп укый башлагач та тойдым, анда укып бетереп, Смәел урта мәктәбендә рус теле укыта башлагач тагын да төшендем.

Соңрак үз тормышымны коргач, Мәскәү шәһәрендә урта мәктәптә һәм Мәскәү ислам университетында укытканда да укытучыларымның безгә ничек итеп белем биргәннәрен искә алып, кабат-кабат уйлап куям: бик тырыш безнең якның халкы, һәркем һәр эшне җиренә җиткереп, җаваплы башкара. Узган уку елында Бөрбашта яңа мәктәп ачылды. Бу вакыйга турында ишетеп кенә белдем, шунлыктан, апрель аенда сәбәп булып туган авылыма кайту белән мәктәбемә кердем, бүгенге көндә шунда укучы балалар өчен куанып, сокланып карап йөрдем. Менә бит, безнең Бөрбашта да бик яхшы итеп җиһазланган уку йорты булды. Бәрәкәтле булсын, дәвамлы булсын, тырыш, уңган-булган укытучыларыбыз зур уңышларга ирешсеннәр, анда укып чыккан балалар яхшы кешеләр булып илебезнең данын күтәрсеннәр, илдә тынычлык-иминлек булсын.


«Яңа мәктәптә укулары ук рәхәт».

Гөлфия ХӘБИБУЛЛИНА Мәскәү шәһәре

Сәхифәне Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250