Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер КамАЗ... комган ясаган Габделфәрт абый

Бүгенге героебыз, бер караганда, гади гына авыл аксакалы, әмма шул ук вакытта бик тә үзенчәлекле кеше - республикада онытылып баручы һөнәрләрнең берсен саклап калучы - комган ясау остасы, Балтачта яшәүче Габделфәрт ага Хамбалов.

Кем өчендер онытылган һөнәр саналса да, Габделфәрт ага өчен комган ясау әле дә көндәлек хезмәт. Кырык ел буе кулы гына түгел, күңеле-йөрәге дә шушы эшкә көйләнгән, ахры.
Тугызынчы дистәсен вакласа да, авыру-сызлаулар төн йокыларын урласа да, гадәт буенча ул көн дә үзенең мастерскоена юнәлә. Мин килгәндә дә, бабаебызның кәефе шәптән түгел иде, сөйләшә алырмы икән, дип тә уйладым әле. "Сынган аягым гына түгел, бүген кулбашым да үтереп сызлады, йоклый алмадым", - дисә дә, мастерское турында сүз чыккач, торып киенә башлады.
- Ул анда чыгып китә дә, бар дөньясын, авыруларын онытып, рәхәтләнеп эшли. Ә мин өйдә үземә урын таба алмыйм, авырып китмәдеме икән, нишли икән дип өй белән ике арада йөреп арып бетәм, - дип шелтәләгән рәвеш китерә карчыгы Гайшә апа. Матур итеп, көлемсерәп, яратып шелтәләгәне күренеп тора.
63 ел бергә гомер иткән бу икәү, миңа калса, инде икесе бербөтенгә әйләнгән. Габделфәрт абый "әй, күп эшләнде инде..." дип түгәрәкләп куйган фикерләргә Гайшә апа үз төзәтмәләрен кертә, конкретлаштыра. Гайшә апага биргән сорауларга исә Габделфәрт абый ипле генә үз җавапларын өсти бара.
- Комганнар ясый башлавыма кырык ел бардыр инде. Бабай тимерче булган минем. Әти кызыксынмады, бабай үлгәндә малай-шалай гына булып калсам да, күңелдә калган булгандыр. Дөрес, беренче комганнарым болай матур чыкмады. Әмма барыбер ясадым, ташламадым, - дип сөйли Габделфәрт абый. - Тора-бара коралларым да артты, үземчә җайланмалар, өлгеләр, төрле-төрле калыплар ясадым. Комганнарның да төрле размердагыларын - бик кечкенәсен, уртачасын, зурын ясый башладым, калайдан, җиздән эшләдем.
Сораучылар, заказ бирүчеләр гомергә күп булды, әллә кайлардан килделәр, СССР заманында бөтен союздаш республикаларга таралды, әле дә ун-унбиш көнгә бер Казаннан заказ килеп тора. Комганнарым Америкага хәтле барып җитте инде.
Республикадагы дәрәҗәле кешеләр дә әти-әниләренә бүләккә дип ясатты. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, әле ул чакта яшь иде, өйгә үзе килде. Шулкадәр яратып, сокланып карады инде комганнарны. Без исә аның гадилегенә шаккатып калдык, әле дә телевизордан үзен күрсәк, шул вакыйганы искә алабыз...
Элек көнгә берәр комган эшләп бетерсәм, хәзер нишләптер бик тиз ясап булмый. Гел кыймылдап торгач, бетә тагын үзе... Иң беренче комганымны 3 сумга саткан идем, хәзер 300-350 сумга бирәм.
Күпләр нишләп бик очсыз сатасың, дип аптырата. Мин инде акча куар яшьтә түгел, акча дип эшләмим, әҗер саваплары булса иде дип эшлим дим. Аерым кешеләргә генә түгел, мәчетләргә дә, әлхәмдүлиллаһ, төрлесеннән бик күп комганнар ясап бирдем. Бүләккә киткәннәре дә хәйран.
Мин ясаган бөтен комганнарны төясәң, КамАЗ машинасы тулар иде дим. Әле бит теге кырык ел дигәннең күбесен колхозда - комбайнда, ындыр табагында эшләдем, буш вакытларда гына комганга тотындым. Тагын да күбрәк булган булыр иде дим...
Габделфәрт абый әле райондагы барлык мәчет манараларының "авторы" да. Айларын да мин калайладым, ди. Яшьрәк чакта самавырлар ремонтлаган, күмер чүлмәкләре, самавыр трубалары ясаган, соңыннан калайдан түбә ябуны үзләштергән. "Без хәзергеләр кебек әзер калайны гына шөрепләп куймадык, яссы калайны кисеп, бөгеп, җентекләп эшләдек", - ди ул.
-Сез ясаган комганнар ничә елга чыдый? - дип кызыксынам.
-Саклап тотканда 35 елга кадәр гарантия биреп була. Суы тулы килеш борыны янындагы ыргактан күтәрмәсәң, турайганда комган борынына ябышмасаң... сәбәпләре байтак җыела инде. Комганда бит ике калай арасында җөйләр күбесенчә кургаш белән ябыштырыла, юка, нечкә урыннар да байтак, менә шуларны сакларга кирәк инде, - ди оста.
-Эшегез белән кызыксынучы, дәвам итәр идем дип өйрәнергә теләүче юкмы соң?
-Үземнекеләр өйрәнмәде, әле менә соңгы арада бер егет өйрәнергә тырышып йөри. Барлык коралларын да булдырган инде. Алай да беркөнне "барып чыкмый әле бу" дип, комган борынын ябыштырырга алып менгән иде...
Берәү өйрәнсә дә бик әйбәт булыр иде инде. Юкса, яшьләрнең түземлеге җитә торган эш түгел бу. Бик вак һәм мәшәкатьле. Һәр өлешен аерым - кыршавын, төбен, борынын, муенын, капкачын... - өлгеләп-калыплап, вакланып эшләргә кирәк. Ә мин инде күнеккән, кыенлыгын әлләни сизмим, шушылай эшли-йөри алуыма бик шөкер.
Рәсемнәрдә: Гайшә әби картына ярдәмче дә, сакчы да, көч-куәт бирүче дә. Әзер комганнарга иң беренче бәя бирүче дә ул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250