Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер җылы сүз

Күптән түгел Түнтәр авылында яшәүче Мәрьям (Бибимәгълифә) Мөхәммәтгалиевага 90 яшь тулды. Гомер бәйрәмендә үзен зурлап килгәннәренә бик сөенде юбиляр, олы хөрмәт күрсәткәннәргә чын күңелдән рәхмәт укыды.

Актаныш районының Иске Солтангол авылында дөньяга килгән Мәрьям җиде яшендә үк ятим кала. Абыйсы һәм җиңгәсе гаиләсенә ул бишенче бала булып килеп керә. Кече яшьтән фермада эшли, сыерлар сава.
- Читкә чыгып китәргә дип колхоз рәисеннән справка сорап кердем. Бирмәде, - ди Мәрьям апа ул елларны хәтерендә яңартып.

Тик алай да күрше авылга чыгып китәргә батырчылык итә. Ул елларны биредә иген бик нык уңа. Шуңа да күпмедер хезмәт хакы алуга ирешә. Аннан соң Свердловск, Киров якларында эшләп кайта. Бераз акча юнәткәч Мәскәүгә төзелеш эшләренә китә.
- Мәскәүдә әниемнең туганы яши иде. Шуларга барып төпләндем. Төзелешкә эшкә урнаштым.
Мәрьям биредә эшләгән елларда Түнтәр авылыннан берничә егет Мәскәүгә эшкә килә. Алар арасында Нургали исемле егет тә була. Ул Мәрьямгә бер күрүдә үк күз ата. Ике яшь йөрәк никах укытып бергә яши башлыйлар. Дүрт ел Мәскәүдә яшәгәннән соң Түнтәргә кайталар. Көтү көтеп өй салалар. Әти-әниләрен кадерләп соңгы юлга озаталар.

- Булмаганны бар итеп булмый. Булганына шөкер итеп яшим, - ди Мәрьям әби керфек очларына кунган күз яшьләрен сөртеп. - Без тормышта күпне күрдек. Әмма зарланмыйм. Чоры шул иде. Балаларга хәсрәтләр күрергә язмасын. Еллар тыныч булып иминлектә яшәргә язсын.
Шулай гына булсын. Килер еллар һәркемгә тынычлык, муллык алып килсен. Мәрьям апаны 90 яшьлек юбилее белән котларга кайткан балалары һәм оныклары шул теләктә. Әниләрен юбилее белән котларга килгәнгә дә бик күңелләре булган.
- Әниебезне хөрмәтләгәнегез өчен рәхмәт. Олы кешегә бер җылы сүз дә зур бүләк бит, - ди Мәрьям апаның Казанда яшәүче кызы Зөлфия.

Рәсемдә: Мәрьям апа Мөхәммәтгалиева (сулдан икенче) иң якын кешеләре янәшәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250