Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнеке түгел, әмма...

Өмәләрдән соң Балтачыбыз беразга гына булса да җиңел сулап куйды. Әмма бер көн үтүгә урамнарда янәдән чүпләр күренә башлады.

Битарафлыкмы бу? Аңламассың. Чисталык белән көрәшү инде ничә еллар дәвам итә. Катгый чаралар, штрафлар, җирлекләргә рейдлар белән чыгу - һәммәсе дә халыкны мәҗбүри булса да чисталыкка тарту максатыннан эшләнә. Әмма бүре баласы бүреккә салсаң да урманга карый дигәндәй, безнең халык тирә-якны чистартудан түгел, ә киресенчә, пычратудан тәм таба.
Тирә-ягын пычратуда гаепләп, төртеп күрсәтсәң: «Күршеләр дә шулай эшли, ник миңа гына ярамый», дип сукрана ук башлыйлар. «Кызыл линия» хакында сүз барганда исә, күпләр мин ул хакта белмим, дип җаваплылыктан кача. Газ торбасы үткән урынны «Кызыл линия» дип күзаллаучылар да шактый. Урамга су канализациясе казып, аның кырына чәчәкләр утыртуны төзекләндерү кагыйдәләрен бозмау дип санаучылар да бар.
Киләчәктә күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен берничә, әмма бик кирәкле кагыйдәләрне искә төшереп үтү урынлы булыр. Койманың тышкы ягы ул безнеке түгел, ул гомуми кулланыштагы җир. Безнеке булмаса да, аны чиста тоту безнең карамакта. Шуңа күрә бирегә су канализацияләре казу җирлекнең төзекләндерү кагыйдәләрен боза дигән сүз. Тирә-ягын чәчәкләр белән бизәсәң дә, бу закон бозуга керә. Тыкрыклар да гражданнарның шәхси җире түгел, шуны онытмыйк. Бирегә төзелеш материаллары, каз-чеби оялары кую катгый рәвештә тыела. Югарыда язылганнарның чисталыкка ни катнашы бар, дип аптыраучылар да булыр. Чисталык ул тирә-юньне чүп-чардан арындыру гына түгел, ә янәшә-тирәбезне төзек тоту дигән сүз дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250