Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген дә яши

Кешелек тарихына иң күп канкойгыч сугыш булып кереп калган Бөек Ватан сугышын без кинолардан күреп, тарих битләреннән укып кына беләбез. Бу сугыш тәмамлануга бик күп еллар узса да, аның кайтавазы еллар аша буыннан-буынга күчә бара.

Татарстанда 2012 ел - тарихи-мәдәни мирас елы дип билгеләнде. Шушы уңайдан мәктәпләрдә хәрби-патриотик тәрбия бирү юнәлешендә күп төрле чаралар үткәрелде.
Сугышның беренче көннәреннән аның бөтен авырлыкларын кичкән, иле өчен сугыш кырларында башларын салган авылдашларыбызның язмышларын өйрәнү безнең буын өчен бик әһәмиятле.
Без Куныр һәм Шода авылларын илгә таныткан якташларыбыз, Советлар Союзы Геройлары Х.Ибраһимов һәм Х.Сабировлар белән горурланабыз. Авылларыбызның төп урамнары геройларыбыз исемен йөртә. Алар истәлегенә ел саен Куныр урта мәктәбе базасында волейбол ярышлары үткәрелә. Якташларыбызның батырлыклары, алар белән бәйле истәлекләр авылдашларыбыз күңелендә бүген дә яши.
Авылыбыз горурлыгы булган Советлар Союзы Герое Хәбибулла Ибраһим улына 100 ел тулуга багышланган кичәдә без, яшь буын моңа кабат инандык. Бу кичә бик зур әзерлек белән үтте. Тарих укытучыбыз Гөлниса Рамил кызы Мөсәгыйтова җитәкчелегендә Хәбибулла Ибраһимовның тормыш юлын тирәнтен барладык. Мәктәп музеендагы шәхси әйберләрен өйрәндек. Аны күреп белгән өлкән буын авылдашларыбыздан аның турында истәлекләр язып алдык. Барлык тупланган материалларга таянып, тирән эчтәлекле презентация төзедек. Хәбибулла Ибраһимовны якыннан белгән туганнары Камал абый Сафин, Фәния апа Сәгыйтҗанова, күршеләре Хәмит абый Гәрәев, Гыйлемҗан абый Гыйльмуллиннар кичәбезнең бизәге булдылар. Аларның күңелләрендә яңартылган истәлекләре укучыларыбызның чыгышлары белән үрелеп барды. Истәлекләрне өйрәнүче 11 сыйныф укучысы Диләрә Мөбарәкшина үзенең эзләнү эше белән «Фәнгә адымнар - 2012» республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Аның эше кызыксындыру дипломына лаек булды. Үз иленең чын патриоты булу өчен мондый кичәләрнең әһәмияте бик зур. Тарихны белү, үткән тормышны өйрәнү безгә бүгенге тыныч, матур көннәрнең кадерен белергә, киләчәктә илебез тормышында үзебезнең урыныбызның, ролебезнең нинди булырга тиешлеген аңларга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250