Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген – Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне

Бүген Россиядә истәлекле дата - РФ Дәүләт флагы көнен билгеләп үтәләр. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын әлеге бәйрәм белән котлады.

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлыйм! Без ел саен 22 августта билгеләп үтә торган чагыштырмача яңа бәйрәм Россиянең демократик федератив дәүләт буларак яңарышын гәүдәләндерерә. Флагка булган хөрмәт - үз тарихына, мәдәнияткә һәм традицияләргә хөрмәт, халыклар тынычлыгын һәм милләтара татулыкны саклап калу дәлиле.
Бүген Россия динамикалы иҗади үсеш юлында бара, дөньяның бөек дәүләте статусын кайтара. Россия флагын җир шарының бөтен почмакларында да беләләр. Ак төс - намуслылык, зәңгәре - тугрылык һәм гаделлек, кызылы - батырлык, кыюлык һәм киң күңеллелек. Әлеге сыйфатлар безнең җәмгыятьне берләштерә, илнең бердәмлеген һәм бөтенлеген чагылдыра.
Дәүләт символлары белән горурланып, без Россия Федерациясе халыкларына хас булган мораль һәм рухи кыйммәтләргә ия булырга һәм бабаларыбызның батырлыгы данына лаеклы булып калырга тиешбез. Татарстан халкы алга таба да яраткан илебезнең куәтен ныгытуга һәм чәчәк атуын тәэмин итүгә үзләренең зур өлешен кертер дип ышанам!
Чыганак: "Татар-информ"
Фото: https://edu.tatar.ru/moskow/dou221/dou184/main-news?page=8

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250