Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхетле картлык

Быел июнь аенда 7 кеше 90 яшенә аяк баса. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина сүзләре буенча, әле мондый хәлнең күзәтелгәне булмаган. 3 нче июнь көнне 90 яшьлек олуг юбилейларын билгеләп үтүчеләр кунаклар кабул итте.

Зәйнәпбану Рамазанова Чутай авылында дөньяга килә. 13 яшьлек вакыттан колхозда хезмәт куя. 1943нче елдан фермада сарыклар карый. 29 яшендә 3 баласы белән ятим калган, сугыштан I группа инвалид булып кайткан Мәгъсүмгә кияүгә чыга. «Нишләп 3 балалы иргә чыктың, куркытмадымы?» - дигән сорауга әбинең җавабы әзер. «Үзебезнең яшьтәшләр сугыш кырында ятып калдылар бит, балам. Нишлисең, ирем насыйбым булгандыр». Зәйнәпбану апаның йөзеннән елмаю китми.

Әйтерсең лә, 90 ел яшәлмәгән дә, авырлыклар үтелмәгән. «Балаларым» - дип янып тора ул һаман. «3не таптым, 6ны бактым», - ди әби. Балаларны «синекенә, минекенә» бүлү юк бу гаиләдә. «Һәрберсе үземнекедәй якын», ди Зәйнәпбану апа. Бу сүзләрен кызы Нурания тормышы мисалында дәлилләп булыр иде. Әнисеннән 2 яшьлек кызчык булып калган Нурания аягына баса алмый. Бары тик Зәйнәпбану апаның тырышлыгы һәм үҗәтлеге белән ул 5 яшендә йөреп китә.


Бүгенге көндә балаларның төрлесе-төрле якка таралган: Нургаязы - Литвада, Суфиясы - Нөнәгәрдә, Нуриясе - Чутайда. Зәйнәпбану апа төп йортта улы Рифат һәм килене Гөлнур тәрбиясендә яши. Кызы Нурания да әнисе белән гомер итә. Ак яулыклы бу әбиебезнең 15 оныгы, 18 оныкчыгы бар.


Юбилярга Россия Президенты В.Путинның Котлау хаты һәм Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Нотфуллинның, Чутай авыл җирлегенең махсус бүләкләре тапшырылды. Икенче юбилярыбыз Шода авылында гомер итә. Хәбирә Гайсина тумышы белән Апас районыннан. 8нче сыйныфны тәмамлагач, Буа медицина училищесына юл ала. Укып бетергәч башта Әтнә, аннан Чепья хастаханәләрендә эшли. Сугыш башлангач, Шода авылына җибәрелә. «Ул елларның авырлыгын хәзерге заман кешесе кинодан күреп кенә белә шул», дип көрсенә Хәбирә апа. Дөрестән дә, туган авылыннан, йорт-җиреннән шактый ерак киткән 18 яшьлек кызга ай-яй җиңел булмагандыр.


Вакытлыча эшкә җибәрелгән Хәбирә апа 1947нче елда Шода авылы егете Камалга кияүгә чыга. Камал Гайсин - сугыш ветераны. Алар ике ул тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә Хәбирә апа кече улы Таһир тәрбиясендә сугыш ветераннары өчен төзелгән йортта гомер итә. Киров өлкәсенең Ральник авылында яшәүче олы улы Дамир һәм килене Розалия апа да: «Җай чыккан саен кунакка киләбез», - диделәр.


Хәбирә апаны 90 яшьлек күркәм юбилее белән котларга район хастаханәсеннән баш табиб урынбасары Рәшит Шәфигуллин килгән иде. Юбиляр котлауларны, бүләкләрне зур рәхмәтләр белән кабул итте. Чиксез сөенечен яшерә алмыйча, ул болай диде: «Башка бер генә җирдә дә бу кадәр олылау юктыр. Онытмавыгыз, зурлавыгыз өчен зур рәхмәт!».


Рәсемдә: Хәбирә апага баш табиб урынбасары Рәшит Шәфигуллиннан тәбрикләүләр кабул итү аеруча ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250