Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөрбаш Сәрдегәне... Бар да бар, тик...

Бөрбаш Сәрдегәне балалар бакчасында 11 бала тәрбияләнсә, мәктәптә 7 бала белем ала икән.

- Башлангыч мәктәп белән балалар бакчасын комплекс итеп үзгәртүләре безнең файдага гына булды, - ди директор Гөлниса Шәрипова. - Чөнки һәркайда балалар саны аз булганлыктан белем йортларын ябалар. Ә бездә әле вәзгыять начар дип әйтмәс идем. Бакча яшендәге тагын 3 балабыз бар. Ел саен булмаса да, балалар туып тора, шуңа сөенәбез. Авылыбызда опекунлыкка бала алучылар да бар. Перспектива бар дип әйтәсем килә.
Балаларны тәрбияләргә, белем бирергә барлык уңайлыклар бар, материаль базабыз нык. Тик иң борчыганы мәктәп бинасының гына шактый тузган булуы. Бүгенге
көндә иң беренче чиратта түбәсен ремонтлыйсы, туалетларны бина эченә кертеп эшлисе бар. Кадрлар кытлыгы кичермибез. Һәр өлкәдә үз эшләрен белгән намуслы хезмәткәрләр эшли. Башка мәктәпләрдәге кебек инглиз теле дә укытыла. Хәтта музыка укытучыбыз да бар. Балаларыбыз район үзәгендәге кебек түгәрәкләргә йөреп, төрле шөгыльләргә өйрәнә алмаса да, чиста һава сулап, саф чишмә сулары эчеп үсәләр.
Чишмәләр димәктән, Бөрбаш Сәрдегәне чишмәләре белән дә бай авыл булып чыкты. Авыл халкы аларны бик тәрбияләп тора. Тагын шуны әйтеп үтәргә кирәк: райондагы күп авыллар эчәр суның катылыгыннан зарланса, биредә өйләргә кергән су районда иң йомшагы, иң сыйфатлысы.
Бүгенге көндә авылда клуб эшләп тора. Моңарчы элеккеге мәктәп бинасында булган медпунктны да быел бирегә күчергәннәр. Фельдшер Венера Корбанова хәзер авыруларны якты, матур бүлмәдә кабул итә.
Авыл халкына кайчандыр бер райпо кибете хезмәт күрсәтсә, бер чорда ике шәхси кибет сату иткән. Кечкенә авылга кара-каршы ике кибет күбрәк булганмы, бүген Мөдәррис Габдрахманов «нокта»сы гына эшли. Һәм уңышлы эшли. Кибет бик бай, кеше дә өзелеп тормый. Без барганда сатучыны хуҗаларның берсе - Гүзәл апа алыштырган иде.
Искиткеч сөйкемле бу ханым бик аралашучан булып чыкты. Анысының сере соңрак ачылды. «36 ел фельдшер булып эшләп, авыл халкына күп игелек күрсәтте, әле дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәк, кире какмый», - дип мактадылар үзен. Бүген ФАПта эшләүче Венерадан да зарланмадылар. Шушы авыл кызы ул, Аланга кияүгә чыккан, шуннан килеп-китеп эшләп йөри. Аланда эш урыны бушап, шунда төпләнер дә, фельдшерсыз калырбыз дип куркалар. «Их, берәр егетебез шәфкать туташына өйләнеп, авылда яшәп калсын иде», - дип тә хыялланалар.
Авыл кешеләрен тагын бер борчыган әйбер - быел җәй фермадагы ике зур абзарны сүтүләре. Бөтенләй бетермәгәйләре, дип шикләнәләр. Ул абзарларны без дә күрдек. «Кайчан төзелгәне дә билгеле түгел иде инде аларның, моңа кадәр дә буш тордылар, - ди ферма мөдире Илдар Әкбәров. - Бу абзарларны сүткәнгә карап, терлек саны үзгәрмәде. Бүген 6 баш атыбыз, 620 үгез бар. Бездә болай да терлек тә, караучылар да кимегән иде инде. Заманында 45 кеше эшләде, бүген 11 кеше калды. Фермага эшкә килүче юк, терлекчеләрне ял иттерүче дә табып булмый. 6000-6500 сумга эшләп йөргәнче, өйдә тик утыра алар".
Йомгаклап...
- Иң элек әлеге сүтелгән абзарлар турында аңлатып китим әле, - диде бу уңайдан бирелгән соравыбызга җавап итеп, «Бөрбаш» хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Солтанов. - Алар күп кеше хезмәтенә көйләнгән абзарлар иде. Һәм бик күптәнге, җимерелү хәленә җиткән, гел агартып-тәртипләп торганга гына ярыйсы булып күренгәндер инде. Ә хәзер, һәркайдагыча, бездә дә эшләүче кими бара. Мин эшли башлаганда Бөрбашта гына 350ләп эшче бар иде, хәзер Алан белән кушылганнан соң 154 кеше бар. Шуңа күрә без аз кеше белән эшләп була торган заманча фермалар төзүне максат иттек. Бөрбаш Сәрдегәненә килгәндә, ул безнең аерым бер бригада булып йөри. Әмма хуҗалыкта эшли торган бер тракторчы, ике шофер, унбер терлекче бар... Бу авыл элек-электән һөнәрле, бай, башкалардан бәйсез булган. Хәзер, кызганычка, итек басучылар берничә генә калды, шул ук вакытта бәйсез яшәргә омтылышлары да югалмады...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250