Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чаллы кешесе бизнесын, хатынын һәм сигез баласын калдырып, урманга яшәргә күчкән

Шушы көннәрдә Владимир 50 яшен тутыра, ул кикбоксинг буенча тренер булып эшләгән.

Чаллыда яшәүче ир бизнесын, сигез баласын хатынына калдырып, урманга яшәргә киткән. Биредә ул алты ел яши һәм шәһәргә әйләнеп кайтырга теләми. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Хәзер аңа киңәш һәм психологик ярдәм сорап шәһәр кешеләре килә. Аны кар кешесе, я урман кешесе, я савыктыручы, яисә Боровецкий Серафимы дип атыйлар. Урманга китүнең сәбәбе гаиләдәге проблемаларга бәйле булган. Владимир урманга киткәч, аның үз әнисе гаҗәпләнмәгән. Ана сүзләренә караганда, Владимир беркайчан да «гадәти булмаган».

На этой кухне готовят и зимой, и летом

Шушы көннәрдә Владимирга 50 яшь тула. Ул кикбоксинг буенча тренер булып эшләгән. Хәзер инде берничә ел үзенең тәҗрибәсе нигезендә психология буенча диссертация әзерли. Владимирга ярдәм сорап күп кенә кешеләр мөрәҗәгать итә. Нигездә ул наркоманнар, үзе әйтмешли, маньяк һәм үз-үзенә кул салучылар белән эшли.

Владимир кешеләргә бушлай ярдәм итә, кайчак аңа азык-төлек алып киләләр. Аның янәшәсендә инде өч ай дәвамында тормыштан күңеле кайткан Ренат яши. Аның сүзләренчә, урманда ул ачу килүдән, алкогольдән, начар сүзләрдән, сарказмнан котылган.

 

Отшельник создал в лесу оригинальные обереги

Урманда Владимир үзенә торак корган, ачык һавада аш-су өстәле, урындыклар урынына агач төпләре куелган, савыт-саба бар. Кышны Ренат мич янында үткәргән, ә Владимир теләсә нинди температурада йоклый ала. Җәен дә кышын да киез итек киеп йөри. Атнага бер тапкыр чишмә суын кайнатып юына. Кайчагында мунчага бара. Анда аны элеккеге пациентлары яки кунаклар калдырып китә.

Тут Владимир Сухов спит

Владимирның балалары кайчагында аңа кунакка килә, бигрәк тә җәйдә. 23 яшьлек өлкән кызы кикбоксинг буенча дөнья чемпионы. Иң кече улына биш яшь. Аның белән Владимир беркайчан да күрешмәгән. Кече кызы белән аерылышу бик кыен булганга,  улына авырлык тудырасы килми. Урманга киткәннән бирле хатыны белән дә күрешкәне юк икән. Әмма озакламый очрашуга һәм дуслашуга өметләнә.

 

Фото: chelny-izvest.ru

tatar-inform.tatar

saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе