Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Элек халык даулаганны хәзер җитәкчелек хәстәрли!

Яки бүгенге хәл-шартларда 1 май бәйрәменең эчтәлеге ни дәрәҗәдә үзгәрде?

Иртәгә илебез халкы чираттагы тапкыр 1 май — Яз һәм Хезмәт бәйрәмен билгеләячәк. Хәер, Русиядә генә түгел, дөнья күләмендә дә 1 май киң билгеләнә, ә аның тарихы исә моннан гасыр ярым элек булып үткән хәл-вакыйгаларга барып тоташа.

1856 елда беренче тапкыр Австралиядә эшчеләр, сигез сәгатьлек эш көненә күчүне таләп итеп, каршы­лык акция­ләре үткәрә. Озак та үтми, аларның башлангычын Канада һәм АКШ эшчеләре күтәреп ала. 1886 елның 1 маенда Чикагода үткән демонстрация исә полициянең көч куллануы һәм канкоеш белән тәмам­лана. Шуңа бәйле 1889 елның ию­лендә Парижда II Интернационал конгрессы эшчеләр­нең хокукларын яклап, һәлак бул­ганнар истәлегенә ел саен 1 май демонстрацияләре үткәрү турында карар кабул итә.

Русиядә беренче бәйрәм чаралары һәм акцияләре 1891 елда Санкт-Петер­бургта үтә. 1918 елда исә РСФСР Хөкүмәте 1 майда дәү­ләт бәйрәмен — Ин­тернационал көнен билгеләү турында карар кабул итә. 1972 елда “1 май — Эшчеләрнең ха­лыкара те­ләктәшлек көне” исемен ала һәм 1, 2 майда билгеләнә башлый. СССР тар­калу һәм илдә вәзгыять үзгәрүгә бәйле 1992 елда ул көннең исеме Яз һәм Хезмәт бәйрәме итеп үзгәртелә. 2 май исә 2005 елга кадәр бәйрәм көне буларак кала. 2004 елның 29 декабрендә “Русия Феде­рациясе Хезмәт кодексының 112 статья­сына үзгәрешләр кертү турында” 201нче санлы Федераль закон кабул ител­гәннән соң гына ул бәйрәм көннәре исем­легеннән төшеп кала. Шулай итеп, хәзер Русиядә 1 май гына бәйрәм көне булып тора.

Хәер, рәсми рәвештә шулай булса да, соңгы чорда 1 майны бер генә көн билгеләгәнне тарих хәтерләми. Дөресрәге, май бәйрәмнәрендә язның иң гүзәл вакыты һәм язгы эшләрнең иң кызган чоры булуын исәпкә алып, ил җитәкчелеге махсус рәвештә көзен, кышын булган ял көннәрен нәкъ шушы чорга күчерү хәстәрен күрә. Бәйрәмнең асылына туры китереп, әйдә ил халкы җиң сызганып иркенләп эшләсен дә, эштән соң күңел булганчы ял да итсен дип эшләнә бу. Һәм күпчелек шулай итә дә. Һәрхәлдә, совет заманындагы бөтенхалык демонст­рацияләре хәзер инде тарихта калып бара. Нигездә аерым партия җитәкчелегендә күпчелек гомер көзенә кереп баручы аерым категория гражданнар гына бу көнне транспарантлар күтәреп урамнарга чыга. Күпчелек исә бакчасында казына, май кояшы, язгы табигать белән хозурланып, дус-ишләрен, туган тумачаларын җыеп табын кора, шашлык кыздыра. Әлбәттә, бу чаралар да җәмгыятьнең берләшүенә, кешеләрнең бер-берсенә якынаюына хезмәт итәдип яза Кызыл таң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 май