Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фикерләре – тәңгәл, гамәлләре – бергә

- Әйдә, бу фотоны менә монда ябыштырыйк. - Ә хәзер Чулпан төшкәнен куябыз.

- Барыбыз бергә табигатьтә төшкәне кала күрмәсен...
- Газета язмалары ябыштырылган плакат әзер, стенага беркетеп куйсак та була.
Менә шулай мәш килеп, бергәләшеп фотолар ябыштырып, плакатлар ясаган мизгелләренә тап булдым мин аларның бәйрәм кичәсенә килгәч. Шул арада хәл-әхвәл сорашу, шаярышу, көлешү, бер-берсенә комплементлар әйтешү башланды:
- Әнисә, причёскаң шундый матур, күлмәгең дә үзеңә килешеп тора. Бүген бер җырлап та бирерсең әле, әйеме?!
- Безнең "Энҗе бөртекләре"н күр син, әллә теге чибәр егет кияү егете инде? Сабадан килгән диләр...
- Әнә, күрәсеңме, "ТНВ"дан килгән журналист кыз Гөлназ белән Расилдан интервью ала...
Мөмкинлекләре чикле булса да, аралашканда бер нинди дә чикләр юк алар арасында. Шул кадәрле ихласлылык, бер-берсенә олы хөрмәт хисләре, туганнардай якын күреп сәламләшүләр - иң беренче чиратта шулары күзгә ташлана. Бер-берсен күптәннән белеп, гел аралашып, якын итеп торганнары һәр хәрәкәттән күренә. Үзләре бер зур, тату гаиләне хәтерләтәләр. Шулай да бар игътибар һәммәсен дә көйләп, барысының фикере белән исәпләшеп, шул ук вакытта үзенең тәкъдимнәрен һәм кисәтүләрен дә ирештереп йөрүче, Чулпан Габделганиевага юнәлә. Ул бит инде нәкъ менә 10 ел элек "Фикердәш" клубына нигез салып, аны шул көннән алып җитәкләп баручы да.
Чулпан - Кариле авылы кызы. Районыбызда аны белмәгән, аның күп санлы шигырьләреннән үзенә илһам алмаган кеше сирәктер. Ул әле бик еш мәкаләләре белән газета-журнал укучыларын да шатландырып тора. Татарстанга, Рәсәйгә танылган шашка уены остасы булуы белән дә Балтачыбыз горурлыгы ул. Спорт өлкәсендәге бихисап күп Рәхмәт хатлары, Мактау таныклыклары, медальләр һәм кубоклар Чулпанның тынгысыз җанлы, күпкырлы, батыр йөрәкле, киң күңелле шәхес булуы турында сөйли. Буш вакытларында әле ул бәйләргә, чигәргә дә ярата.
Минем тормышымда да Чулпан апа белән бәйле бер ничә матур хәтирә саклана. Норма мәктәбендә укыганда "Каурый каләм" түгәрәгенә йөргән идем. Укытучыбыз Энҗе Әсадуллина безне Чулпан апаның өенә очрашуга алып барды. Без аның иҗаты белән таныштык, үзебезнең шигырьләрне дә укып күрсәттек. Ул бик матур чигә дә әле. Мин тормышка чыкканда Чулпан ападан туй сөлгесе чиктереп алдым. Аның күз нурлары, кул җылысы сеңеп калган, пар күгәрчен төшкән ак сөлгегә басып, 8 ел элек гаилә нигезенә тәүге эзләребезне салдык.
Әйе, тәүге эзләр... "Фикердәш"кә тәүге эзләр салып, аны оештырып, районда гына түгел, ә республикакүләм дәрәҗәгә чыгару өлкәсендә дә 10 ел эчендә зур адымнар башкарылган икән бит. Ни бары 5-6 кешедән башланган бу клубның эшчәнлеге елдан-ел ныгып, фикердәшләр сафы 40ка җиткән.
Чулпан Габделганиева үзе бу хакта:
- Клубка, нигездә, яшьләрне тартырга тырышам. Әти-әниләр өчен шуны да искәртәсе килә: кайберләре баласының кимчелекләрен яшереп калу ниятеннән, башкалар белән аралашудан чикли. Бу бер дә дөрес гамәл түгел. Андыйларга үз-үзләренә бикләнеп, тормыштан читләшмәсеннәр, чиргә бирешеп, төшенкелеккә бирелмәсеннәр өчен көрәшергә кирәклеген төшендерергә, тормышның матур һәм мәгънәле якларын без бергәләшеп ачарга тырышабыз. Моның күп тапкырлар сыналган уңышлы ысулы ул - спорт.
"Фикердәш"нең бер өлешен спорт белән шөгыльләнүчеләр тәшкил итә. Бу яктан безне һәрчак кайгыртып торучы тренерыбыз Фагыйль абыебыз бар. Ул безнең чын дустыбыз да, остазыбыз һәм төшенкелеккә бирелгәндә юатучыбыз да. Хәер, барысы да спортчы да булып бетә алмый, мин инде иҗат ягыннан да кызыксындырырга тырышам, шул ният белән концертлар оештырып карыйсым килде.
Эзли торгач, менә дигән иҗат кешеләре барлыкка килде, кайберләре шушы бәйрәмебезнең бизәгенә әверелде. Әле тагын сәләтле яшьләребез бардыр, аларны эзләп табып, талантларын ачарга иде. Моның өчен райондагы инвалидлар оешмасы рәисе һәм социаль яклау бүлеге белән нык эшләргә кирәк. Киләчәктә чаралар уздыру өчен үзебезнең бер җыелу, очрашу урынын булдырасыбыз килә. Күп вакыт үзәк китапханәдә яки Норма мәдәният йортында җыелышабыз, мәшәкатьләр дә тудыра торганбыздыр...
Теләк булса, барсына да ирешергә була. Безнең тормыштагы күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә тырышканнары өчен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновка, социаль яклау, спорт һәм яшьләр эшләре бүлекләре хезмәткәрләренә, иганәче оешма һәм шәхси эшмәкәрләргә, безнең бәйрәмнәребезне оештырып йөрүдә катнашучы уң кулым Ева Александровага, Норма мәдәният йорты хезмәткәрләре Лилия Шәйхетдинова белән Зилә Шәриповага һәм үзешчән артистлар Илмир Галиев, Рамил Фәйзрахманов, Фәнил Әүбакировларга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Алар белән бергәләп Норма, Балтач, Арбор мәдәният йортларында чыгышлар ясадык, Саба районына барып та концерт куеп кайттык, - диде.
...Зур оешканлык белән дәвам итте юбилей кичәсе. "Ял" кафесында мул табын артында җырлашып, уеннар уйнап, күңел ачып утырдылар. Район хакимиятеннән килгән бүлек җитәкчеләре, концерт программасын әзерләүче Норма мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре, бәйрәм кунакларының котлаулары, ялкынлы чыгышлары бер-бер артлы чиратлашып барды. "Фикердәш"нең үз җырчы егет-кызлары Арбордан Фәннүр Әүхәдиев, Кунырдан Фиргать Сабиров, Кече Лызидан Галина Петрова белән Александр Волков башкаруындагы җырлар, Карадуганнан Фидәил Хәйруллинның шигъри сәламе исә тагы да яратып кабул ителде. Әлеге бәйрәм кичәсеннән репортажлар "ТНВ" каналында баручы "Татарлар" тапшыруларында да урын алды.
Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250