Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаиләбез горурлыгы – туганыбыз Билал Хәбибуллин

1941нче елның 22нче июнендә явыз дошман безгә сугыш уты ачкан. Бу сугыш безнең гаиләбезне дә уратып узмаган. Әбиемнең әтисе - Гайфетдин Таҗетдинов 1941нче елда сугышка киткән. Ә 1943нче елда Днепр елгасын кичкәндә хәбәрсез югалды, дигән хәбәре килгән.

Бабаемның әтисе - Мөбәракша Хәкимҗанов исә сугышның башыннан алып ахырына кадәр үткән. Яраланып кайтып, картаймыш көненә кадәр Казахстанда гомер иткән. Икенче бабамның бертуган абыйлары: Билал, Исмәгыйль, Шәрифҗан Хәбибуллиннар да сугышта катнашкан. Шәрифҗан абый Венгриягә кадәр барып җиткән, ләкин бик каты яраланганнан соң аны өенә кайтарып җибәргәннәр. Ә Билал һәм Исмәгыйль абыйларым сугышта һәлак булган.
Әлеге язмамда туганыбыз Билал абый хакында тулырак тукталасым килә. Ул 1914нче елның 5нче декабрендә Сосна авылында туган. Җиде класс белем алган. Сугышка кадәр Пермь өлкәсендә Соликамск шәһәре янындагы Тетеровка шахтасында эшләгән, армиягә 1941нче елның августында шуннан киткән.
Калинин фронтында сугышкан, Ржев янындагы сугышларда ике тапкыр бик нык яраланган, госпитальдә яткан. Аннары кабат фронтка киткән. 1943нче елның көзендә Псков шәһәре янында көчле бәрелешләрдә катнашкан һәм шушы елның 7нче октябрендә Невель шәһәре өчен барган сугышта Билал абый батырларча һәлак булган.
Ә сугыш вакытында туганнарына "Хәбәрсез югалды" дигән хәбәр килгән. Аның батырлыклары турында сугыш тәмамланганнан соң гына билгеле була. Эзтабарлар аның кайда җирләнгәнлеген ачыклыйлар. Невель шәһәрендә 21нче гвардияче укчы дивизиясе хөрмәтенә мемориаль такта куелган. Анда язылган 19 сугышчы арасында гвардия сержанты Билал Хәбибуллин исеме дә бар.
Псков өлкәсе, Невель шәһәре. Үзәк туганнар каберлегендә
cержант Билал Хәбибуллинның фамилиясе язылган обелиск.
Фотога 25.05.2011дә төшерелгән.
Псков өлкәсе, Невель шәһәре. Үзәк туганнар каберлеге,
cержант Билал Хәбибуллинның фамилиясе язылган обелиск тамгаланган.
Фотога 25.05.2011дә төшерелгән.
Сержант Билал Хәбибуллинның җәсаде җирләнгән
үзәк туганнар каберлеге аркасы, Псков өлкәсе, Невель шәһәре.
Фотога 25.05.2011дә төшерелгән.
Невель шәһәрендәге мәктәп музеенда Билал абый Хәбибуллинның батырлыклары яктыртылган стенд бар. Бу шәһәрнең үзәк урамнарының берсенә аның исеме бирелгән. Гаиләбез архивында моннан 45 ел элек дөнья күргән "Социалистик Татарстан" (1970нче елның 12нче апрель саны) газетасы саклана. Анда герой туганыбыз Билал абый турында "Хәбибуллин урамы" дигән язма урын алган.
Псков өлкәсе, Невель шәһәре, Сержанn Билал Хәбибуллин исемендәге урамда,
7нче номерлы йортка беркетелгән мемориаль такта.
Фотога 25.05.2011дә төшерелгән.
Казахстанның Павлодар шәһәрендә Билал абыйның кызы Рауза апа яши. Без аның белән Невель шәһәренә бардык, музейда булдык, абыйның фотолары куелган, аның хөрмәтенә ясалган стендларны күрдек. Безнең авылда да бер урам Билал Хәбибуллин исемен йөртә. Мин үземнең Хәбибуллин нәселен дәвам итүче булуым һәм туганнарым белән бик горурланам.
Зөһрә Хәбибуллина,
Сосна мәктәбе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250