Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хатын-кыз – өйнең сандугачы

8нче март бәйрәме алдыннан ир-егетләребез арасында сораштыру үткәрдем.

Тормыш иптәшегезнең (яисә яратып йөргән кызыгызның) нинди сыйфатын бик хөрмәт итәсез? 8нче март сезнең өчен бәйрәмме? Гүзәл затларга ул көнне бүләк бирергә кирәк дип саныйсызмы? Тормыш иптәшегез (яисә яратып йөргән кызыгыз) ашарга пешерә белмәсә яисә вакыты булмаса, бу эшне сез башкарырга әзерме? Хатын-кыз нинди булырга тиеш? дигән 5 сорау тәкъдим ителде. Гади генә булып тоелган сорауларның кайберләренә җаваплар авырдан бирелде.
Рафил Шакиров: "Барлык сорауларга бары бер жавап: Хатын-кыз тормышның тоткасы, өйнең сандугачы булырга тиеш!!!"
Фәнил Әүбәкиров: "Әлбәттә, бәйрәм. Бәйрәм генә түгел - башка көннәрне биреп бетерә алмаган игътибарны тулысынча бирә торган көн дип саныйм. Бүләк бирә, йорттагы бөтен гүзәл затларны хөрмәтли торган көн! Чын хатын-кыз булуын яратам, яратмаган сыйфаты юктыр да, булса 3 бала алып кайтып, кулга-кул тотынышып яшәп булмас иде.Мин үзем ашарга пешерергә яратам. Әмма көн саен пешерәм димәс идем. Гүзәл затлар хатын-кыз сыйфатларын югалтмасыннар иде (андыйлар да юк түгел)!"
Ленар Яшен: "Аңлаучан булуы өчен хөрмәт итәм. Әлбәттә бүләкләргә кирәк. Бәйрәм бераз. Минем өчен 31нче декабрь генә бәйрәм. Ашарга пешерү - хатын-кыз эше, ул аны эшли белергә тиеш. Әллә нигә бер ирләргә дә ярыйдыр, мәсәлән, хатыны авырып китсә. Хатын-кызлар сабыр булырга тиеш."
Ранил Мөхәммәтгалиев: "8нче март, әлбәттә, безнең гүзәл затларыбыз өчен бик мөһим бәйрәм, бүләкләр алу да кирәктер. Хатын-кыз өчен бүләк ул һаман да шул чәчәк инде. Ә менә ашарга пешерүне үз өстемә ала алмыйм. Нәрсә генә булса да, хатын-кыз хатын-кыз булып калырга тиеш".
Серле булып калырга теләгән бер абзый: "Тормыш иптәшемнең начар якларын күрмим мин, бары яхшы яклары өчен яратам, хөрмәт итәм. 8нче март минем өчен егет чактан ук бәйрәм булды. Яраткан кешеңә бәйрәмдә кечкенә генә бүләк бирү рәхәт бит ул, бүләгең булмаса, иртән үбеп уятасың. Бүләкне бәйрәм көндә генә түгел, гадәти көндә дә бирергә кирәк. Бик рәхәтләнеп пешерәм. Хатыным эштән соң кайта, шуңа да кем өлгерә шул пешерә бездә. Хәзер бит хатын-кызлар да эчә, миңа ошамый бу. Хатын бит ул синең киңәшчең дә, сердәшчең дә булырга тиеш. Ә эчкән хатын-кыз андый була аламы?"
Ир-егетләребез сорауларыма менә шундый җаваплар бирде. Алардан күренгәнчә, көчле затларыбыз безне кире булсак та, кайчак характер күрсәтеп алсак та яраталар. 8нче мартны да бәйрәмгә санап, бүләкләр әзерләп, безне куандырырга җыеналар. Шулай булгач, без дә бары бәйрәм көнне генә иркәләнеп, үзебез теләгәнне эшләп калыйк та, кире тормыш сукмагына кереп, шуннан тыныч кына, чын хатын-кызларга хас сыйфат - сабырлык белән бергә атлыйк, үзебезнең парларыбызны яратып, аларга рәхмәтле була белик.
Сораштыруны Зәлия Хәсәнова үткәрде.
Фото: http://www.goodfon.ru/wallpaper/devushka-cvety-fon-5700.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250